Әтнә таңы

Студентлар белән очраштык

Шимбә, 20 гыйнвар көнне, Күәм урта мәктәбендә мәктәпне тәмамлаган укучылар, бүгенге студентлар белән очрашу үтте. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Билгеле инде чыгарылыш сыйныф укучылары...

Шимбә, 20 гыйнвар көнне, Күәм урта мәктәбендә мәктәпне тәмамлаган укучылар, бүгенге студентлар белән очрашу үтте.

Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Билгеле инде чыгарылыш сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Барысы да кызыксындыра булып чыкты аларны. Уку авырмы, буш вакытлар ничек үтә? Имтиханнарны нинди формада бирүләре хакында, дәресләрнең нинди формаларда үтүләре хакында сораштылар. Ул гына да түгел, "Якынча студентка атнага ничә сум акча кирәк, кимсетмиләрме, Казанда адашып калган очраклары булмадымы?" кебек сорауларга да җаваплар ишеттеләр укучылар. Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны студент тормышы бик кызыксындыра икән.

Реклама

Очрашу чәй өстәле артында узды. Кичә шундый җылы тәэсирләр калдырды.

Алия Садриева,

Күәм мәктәбе укытучысы,11 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: