Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Стюардесса булырга теләдем - "Әтнә таңы"

Әнием гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бер хәдистә "Оҗмах - әниләрнең аяк астында", диелгән. Бу безгә әниләребезнең нинди мәрхәмәтле җаннар икәнлеген күрсәтеп кенә калмый, безгә дә аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтә. Ананың баласына мөнәсәбәте - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр дигәнен дә ишеткәнем...

Әнием гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бер хәдистә "Оҗмах - әниләрнең аяк астында", диелгән. Бу безгә әниләребезнең нинди мәрхәмәтле җаннар икәнлеген күрсәтеп кенә калмый, безгә дә аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтә. Ананың баласына мөнәсәбәте - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр дигәнен дә ишеткәнем бар. Мәгънәсен үскән саен ныграк аңласам да, тулаем төшенеп бетмәгәнемне әни­емнең безгә ясаган ки­сәтүләреннән чыгып чамалыйм. Ана йөрәге барысын сыйдыра. Кайвакыт уйламыйча әйткән ялгыш сүзеңне дә, ялгыш адымыңны да...

Әнием гаиләдә 7нче бала булып туа. "Төпчек бала булгач, мин бик кадерле булдым инде", - дияргә яратса да, бик җиңел булмаган аңа. Кечкенәдән ирләр эшен дә, хатын-кызларныкын да олылар белән янәшә басып башкарырга туры килә, чөнки әбиемнең аяклары бик нык сызлый торган булган. 5нче класс­та укыган чагыннан ук көн саен иртүк торып сыер саварга, бер мәктәптән кайтып (әле ул күрше авылда була), икенчесенә барырга туры килә. Билгеле, укыр­га түгел, ә җыештырыр­га. Һаман да аяклары авырт­кан әбиемнең эшен җиңеләйтергә теләп. "Әй, кызыга да идем ин­де иртән туйганчы йок­лаган иптәшләремә, мәк­тәптән ачык ишеккә кайт­кан классташларыма! " - дип искә ала ул.

Әнием бизнес белән дә шөгыльләнми, аның машина йөртү таныклыгы да юк, ул - гап-гади укытучы. Тегәргә, бәйләргә, төрледән-төрле тәмле ри­зыклар пешерергә яра­та. Бакча тутырып яшел­чә, җиләк-җимеш, чә­чәк үстерә. Үзе белгәнен тизрәк калганнарга өйрәтергә ашыга. Йомшак тавышы белән сеңдереп аңлата. Монысы инде сайлаган һөнәре белән бәйледер. Мин аннан бик еш «Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың?» дип сорыйм. "Күңелемнең ерак бер почмагында булса да, төп хыялым башка иде. Стюардесса булырга те­ләдем, ләкин ул һөнәргә кайда өйрәтәләр, нинди уку йортына барырга кирәклеген белмим. Безне әти-әниләр хәзерге кебек кулдан җитәкләп йөртмәделәр. Мин үсеп җиткәндә әти-әнием инде шактый өлкән яшьтә иделәр, киресенчә, аларның мине авылдан җибәрәселәре килмәде. Бервакыт әти, «Укырга теләгән кешене тотып булмый», дигән җөмлә ычкындырды. Менә шуннан чыгып киттем инде, кулыма 3 сум акча тотып", - дип истәлекләре белән уртаклаша.

Әниемнең бик күп ях­шы сыйфатлары бар. Аларга аерым тукталып тор­мыйча, берничәсен язып үтәсем килә. Ул йөрәге белән уйлый. Бер ге­нә сүзгә дә битараф калмыйча, һәрберсен йөрәге аша уздыра, бер ге­нә гаделсезлеккә дә түзеп тора алмый. Башкалар­ның шатлыгына үзенекедәй куана, кайгы-хәс­рәтләрен йөрәгенә якын алып (тагын йөрәгенә!), уйлана, борчыла, хәтта елый. Шуңадыр да, бик тиз сәламәтлеген какшаткан. Берничә ел элек әниемнең туган авылы Ключи-Сапта түбәндәге сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Күршеләре Мәгъдүт абый әнием янына килде дә: "Фәридә апа, без Габделфәт абыйга мондый апа биреп җибәрмәдек, ничек бик тиз бирештең әле син?" - ди. "Габделфәт абыегызда түгел гаеп, үземдә һәм сайлаган һөнәремдә эшнең башы. Тынгысыз хезмәт, һәрбер укучы язмышы өчен борчылып, үземнекеләрне карарга вакытым да, көчем дә калмый", - диде миңа күрсәтеп. Дөресен әйтте инде. Кеше баласына игътибарын күбрәк биреп, үз кызын уйламый да дип, кайвакыт эчтән генә әниемә үпкәли дә торган идем. Хәзер аңлыйм да бит...

Әнием! Әтиебез бе­лән бергәләп, үзегезнең йөрәк җылыгыз­ны, мә­хәб­­бәтегезне кыз­ган­мый­­­ча, безне үстердегез. Үзегезнең үрнәктә без­не ке­шеләргә карата шәф­катьле, ярдәмчел булыр­га, хезмәтне яратырга өйрәттегез, зур тормышка әзерләдегез. Инде без канат чыгарып, туган оябыздан киттек. Барысы өчен Сезгә зур рәхмәт! Әле Сез безгә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев