Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су барлыгын ничек белергә?

Хуҗалыгында скважина казытып, сулы булырга тырышучылар бик күп.

Мин үзем дә өй каршында казыттым, имештер, суны шуннан гына өй эченә сузу бик җайлы булачак.

Ай, нык ялгышканмын. Безнең авылда 17-18 метр чамасыннан ук чыга торган су 20 метрдан да чыкмады. “Бер-ике көннән тулысынча ачыла аның күзе”, - дип таю ягын караган егетләргә ике атнадан соң килеп, скважинаны тирәнәйтергә туры килде... бу юлы 28 метрга кадәр. Тик су 15-20 минут чамасы эчендә җыела да, шул ук вакыт эчендә аны суыртып та бетерәбез. Өстәвенә, ярты көн чамасы тондырып торырга кирәк. Кыскасы, су күзенә туры килмәде ул. Икенчесен өй артында казыдылар, монысы, шөкер, уңышлы булды.

Икешәр тапкыр казымас өчен, әнә шул уңышлы урынны ничек табарга икән?

Монда шуны истә тотарга кирәк, казый торган урын су өслегенә никадәр якын булса, шулкадәр яхшырак. Мондый урынны да исәпли белергә кирәк. Юкка казымас өчен, табигать күренешләренә игътибар итегез!:

  • Томан куелыгы;
  • Чыкның күплеге;
  • Дым “йотучы” материал ярдәмендә.

Томан куелыгы һәм чыкның күплеге күрер күзгә үк сизелә. Участогыгызда күбрәк чык төшкән урынны табыгыз. Бу җир асты суларыны булуны күрсәтә. Томан куелыгы да шундый ук күрсәткеч. Кайсы урында томан куе булуга игътибар итегез.

Шулай ук дымны яхшы сеңдерүче материаллар да нык ярдәм итәр, әйтик, силикагель. Бу материалны берничә җирдә урнаштырабыз, берәр тәүлектән соң дым күбрәк тупланган материал яткан җирдә кое казыйбыз. Төгәл шулай булыр дип әйтүе кыен. Әмма шушы вариантларны кулланып скважина казучылар байтак.

Чыганак: https://ais.by/article/kak-opredelit-mesto-dlya-stroitelstva-kolodca?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BB%D0%B8%D1%81%D1%82-%D0%BA%D0%B0%D0%BF%D0%BB%D0%B8-%D0%B2%D0%BE%D0%B4%D1%8B-%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%8B-%D0%BA%D0%B0%D0%BF%D0%B5%D0%BB%D1%8C-8701/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев