Суда батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар
17 яшьлек егетнең мәетен Кама елгасында аның туганнары табып ала.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Чаллыда дусты белән су коенырга киткән һәм батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га трагедия урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.
«Камада 17 яшьлек егетнең мәетен аның туганнары тапкан. Әлегә башка мәгълүмат юк», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев