Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Судка мөрәҗәгать итәчәкбез

Газетаның 22 августта чыккан 62 нче санында Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан җир законнары кагыйдәләренең үтәлеше турында мәкалә басылды.

Анда "Күңгәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының 2014 елның 1 августындагы № 16: 10: 000000:157 кадастр санлы аренда килешүе нигезендә кулланылучы авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир мәйданы максатчан кулланылмавы хакында сүз барган иде. Әлеге 0,46 гектар мәйдан биләүче җир ком чыгару өчен карьер буларак кулланылган.

Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Күңгәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Зөлфәт Галиевка каршы Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.8 маддәсе 1 өлеше буенча, ягъни җир мәйданын максатчан кулланмаган өчен административ эш кузгатылды. Шундый ук хокук бозулар "Шахтер", "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм башка авыл хуҗалыгы кооперативларында да ачыкланган иде. Бер ай эчендә бу кимчелекләрне бетермәсәләр, прокуратура тарафыннан тагын да катырак чаралар күреләчәге хакында әйтелде.

Күптән түгел прокуратура тарафыннан бу хуҗалыкларның бер өлеше кабат тикшерелде. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләр бетерелмәү сәбәпле, прокуратура тарафыннан карьерларны тигезләү буенча судка мөрәҗәгать итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук сагында