Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суга батып үлгән –"Әтнә таңы"

Үсмер быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, һөнәри училищега укырга керергә ниятләп йөргән. Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Искәртеп үтик: үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның...

Үсмер быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, һөнәри училищега укырга керергә ниятләп йөргән.
Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр.
Искәртеп үтик: үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул ук көнне башлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 21 хезмәткәре һәм 1 берәмлек техника җәлеп ителә. Эзләүгә волонтерлар да кушыла.
"Бүген, 22 июньдә иртәнге 3.22дә, волонтерлар суга баткан үсмер гәүдәсен табып, ярга алып чыга. Мәет агым буенча түбән таба 2,5 чакрым тирәсе китеп калыккан һәм судагы агач ботагына эләккән булган", - дип ачыклык керттеләр республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосында.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев