СУГЫШ КАЙТАВАЗЫ ӘЛЕ БЕТМӘДЕ...
Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал житәкчесе Михаил Черепанов кабат Әтнәгә кайтты.
Ел башында, гыйнвар аенда Михаил Черепанов (фотода уңнан беренче) Әтнәгә кайтып, хәбәрсез югалган 58 якташыбызның кайда күмелгәнлеге хакында мәгълүмат биреп киткән иде. "Бәлки туганнары да табылыр", - дигән иде ул. Һәм бу юлы кайтуында аларның туганнарына, балаларына аларның кайда күмелгәнлеген белдергән кәгазьләр тапшырды. "Солдат вафат булса да, ул бүгенге көнгә кадәр якыннары өчен хәбәрсез булып санала. Ә безнең хәтеребезнең төп бурычы - Ватанны саклауда вафат булган солдатларыбызны хәбәрсез югалган дип түгел, үлгән итеп тану. Туганнары өчен аларның кайда һәлак булганнарын белү дә зур шатлык минемчә", - диде ул.
Очрашуда катнашкан ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһановның чыгышы да һәркем өчен мәгълүматлы һәм үтемле булды. Аның солдатлар тормышы хакында тәфсилләп аңлатуын, сөйләвен һәркем йотлыгып тыңлады. "Ватан өчен һәлак булучылар беркайчан да онытылмый. Ел саен Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәбез. Безнең тыныч тормышыбыз өчен сугышкан абыйлар, әти-бабайларыбызның да батырлыгы онытылмый," - диде.
Чыгышлардан соң, Михаил Валерьевич кайда күмелгәнне белдергән кәгазьләрне тапшырды. Хәбәрсез югалган дип саналган солдатларның, хатыннары, энеләре, туганнары да бар иде. Кемнәрдер кулларына шушы кечкенә генә кәгазь кисәген алганда, күз яшьләрен сөртеп куйса, Михаил Черепановтан "Моның берәр файдасы бармы?" дип тә сораучылар булгалады. Ни хәл итәсең, нәрсәдәндер файда эзли торган заманда яшибез шул.
Кичә-очрашуда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһидуллин, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов та: "Хәзер якыннарыгызның кайда күмелгәнен беләсез, сугыш кайтавазы соңгы солдат табылмыйча бетмәячәк", - дигән фикерләрне җиткерделәр.
Соңыннан ветераннарыбыз катнашындагы концертны да һәркем сокланып карады.
Инде быел Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алабыз. Ничә еллар узса да, сугыш кайтавазын татар халыкының: "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел", - дигән мәкале искә төшерә.
Х.ГАРИПОВ фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә "Ветеран"нары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.1800
-
16 гыйнвар 2021 - 17:55Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.1500
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.2800
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.4100
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.4000
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.6701
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.4000
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.5000
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.11100
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга9200
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.8400
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.12700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.16700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.4100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.8300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.74800
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26901
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.26601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика