Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш балаларны да аямады

Кырык берләр Кара болыт каплап күк йөзләрен Хәтәр җилләр исте. Кырык бердә туган ир-егетләр Тал бишектә иде. Илгә сугыш килде, Илне авыр кайгы басты. Күзләр яшьле иде. Йокыдагы нарасыйлар Төштә елмаймыйлар инде, Алар нидер сизде. Акты еллар алга таба Сугыш ятимнәре үсте. Таштай авыр ил йөкләрен Иңнәрендә йөртте, Алар җиңү...

Кырык берләр Кара болыт каплап күк йөзләрен Хәтәр җилләр исте. Кырык бердә туган ир-егетләр Тал бишектә иде. Илгә сугыш килде, Илне авыр кайгы басты. Күзләр яшьле иде. Йокыдагы нарасыйлар Төштә елмаймыйлар инде, Алар нидер сизде. Акты еллар алга таба Сугыш ятимнәре үсте. Таштай авыр ил йөкләрен Иңнәрендә йөртте, Алар җиңү көтте. Әтиләр кайтты һәйкәл булып, Азат итеп илләр күген. Кырык бердә туган ир-егетләр Чәчәк илтә бүген... Җитмеш яшьлек картлар булып. Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев