Әтнә таңы

Сугыш балалары яклауга лаек

Сугыш балалары. Күп иде алар. Хәзер алар олы яшьтә, картлыкның азагына җитеп киләләр, үзләренең югалган балачаклары өчен дәүләттән ярдәм өмет итеп,акрын гына бакый дөньяга күчә баралар.Кулларына корал тотып,"ура " кычкырып атакага бармасалар да, улем белән йөзгә йөз очрашмасалар да,сугыш михнәтен нык чигәргә, ачлык газапларын кичерергә, иң авыры ятимлекнең ачы шулпасын...

Реклама

Сугыш балалары. Күп иде алар. Хәзер алар олы яшьтә, картлыкның азагына җитеп киләләр, үзләренең югалган балачаклары өчен дәүләттән ярдәм өмет итеп,акрын гына бакый дөньяга күчә баралар.Кулларына корал тотып,"ура " кычкырып атакага бармасалар да, улем белән йөзгә йөз очрашмасалар да,сугыш михнәтен нык чигәргә, ачлык газапларын кичерергә, иң авыры ятимлекнең ачы шулпасын туйганчы эчәргә туры килде аларга. Сугыш чорында бөтен халыкка да авыр иде.Ләкин организмнары ныгып җитмәгән балаларга икеләтә авыр иде.Алар ачлыктан,көч җитмәслек авыр хезмәттән интектеләр.Чөнки сугышка киткән абыйларын,әтиләрен алмаштырырга, фронт өчен корал җитештерергә,икмәк үстерергә кирәк иде.Сугыш елларында авыл җирләрендәге 20 млн.нан артык бала 585 млн. хезмәт көне эшләгән.Ә бер хезмәт көне эш башкару өчен күпме тир түгәргә кирәклеген өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерлиләрдер.Басуда калган бер башак бөртекне дә ашарга ярамаган заманда,бу хезмәтне ач-хәлсез балалар башкарган бит.1932 елның 7 августында Сталин ,Молотов тарафыннан,халыкта "биш башак законы" дип йөртелгән котычкыч закон кабул ителә.Бу законда 10 яшьтән арткан кешеләргә ,икмәк урлаган өчен,милкәтен конфискацияләп ,үзен атып үтерү ,ә хөкем карары бераз йомшаграк булганда,мөлкәтен конфискацияләп ,үзен кимендә 10 елга утырту каралга.Бу законга таянып бер уч икмәкне өйдәге ачларны ашату өчен алып кайткан 55 мең кеше, шул исәптән балалар да,хөкем ителә,шуларның 2100 е атып утерелә. Ачлык олыны да кечене дә тигез күрде.Алабута ,чыпчык кузгалагы ,атлык,какы, акбаш,кузгалак,балтырган безнең төп азык булды.Яз көне трактор сукасы артында бер көтү карга,өшегән бәрәңге җыйнаучы бер көтә бала булыр иде.Чыкчык кузгалагы ашап сәгатьләр буе тышка чыга алмыйча азапланып утырулар әле дә онытылмый.Сугыш тәмамланып 1949-50 елларда да мәктәптән кайтканда безне өйдә өшегән бәрәңге күмәче каршылый иде.Колхоз борчагы өлгерә башлау белән балалар һәм басу каравылчысыарасында "сугыш" башлана.Бу "сугышта" командир булып синең ач корсагын тора.Ул безне чын сугышчылар шикелле,рельефтан файдаланып ,яшертен генә ,по -пластунски борчак басуына шуышырга да ,басу каравылчысын күзәтеп разведчик булырга да дә өйрәтә иде.Бу бәрелештә без балалар ,еш кына кыен алсак та ,җиңеп чыга идек.Тик яшел борчакны ач карынга күп ашаганлыктан,бу эшнең ахыры эч китү белән тәмамлана,борчак басуы белән авыл арасындагы яшерен сукмакта безнең тамгалар күп кала иде.Сыер асрасак та,сарыклар тотсак та,без ит,сөт, май,йомырка кебек ризыклар күрмәдек.Чөнки бөтен нәрсә дәүләт салымын түләргә китеп бара.Авыл түрәләре ,пүнәтәйләр катнашындагы комиссиянең елый-елый шешенгән әнине оборона фондына дип заемга яздырырга үгетләүләрен,әни каршы килсә:"Син советка каршы ,син контра,дошман тегермәненә су коясың!"-дип куркытулары әле дә хәтердән китми азаплый. Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәткә әле түзеп була. Иң аянычы - әтинең сугышта үлеп калуы, синең ятим балага әйләнеп, әтиле балаларга кызыгып яшәвең. Әтисез балалар - иң кызганыч, кыерсытылган, яклаучысыз катлау ул. Синаң белән бергә уйнап йөргән дустыңны әтисе күтәреп иркәләгәндә, аны үзе белән ат арбасына, яки машинага утыртып йөрткәндә, яки әтисе белән матур итеп сөйләшеп утырганда, әтисез малайның күңеленнән нәрсәләр кичергәнен сүзләр белән аңлатып булмый, ул аны үзе генә белә.Сугыштан исән кайткан ветеранның балалары ,оныклары аңа бирелгән машинада җилдертүен ,ветеранга бирелгән квартирада балалары ,оныклары яшәп ятуын күрү дә сугыш ятимнәренең йөрәгенә яра булып ята бит,җәмәгать! Әтисез бала белән әтиле бала арасындагы аерма аның ашау, киенү рәвешендә генә түгел, аның холкында да чагыла. Бу аерманы студентлар арасында да күреп була иде әле. Безнең буынны сугыш иртә олыгайткан, берсеннән-берсе авыр сынауларда чыныктырган, ныгыткан. Бөтен гомергә җитәрлек күркәм сыйфатлар : тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең, үз тырышлыгың бклән ирешү, авырлыкларга теш кысып түзү, сер бирмәү һәм башкалар шул елларда тәрбияләнгәндер. Безнең балачак булмады, аны сугыш урлады. Без туйганчы уйный, туйганчы ашый-эчә алмадык. Кигән киемебез кырык ямаулы. Кар эреп, көз көне яңасы яуганчы ялан аяк, табан аслары катып машина протекторына әйләнә. Яз, көз, кыш көннәрендә аякта чабата, күтәрмәле башмак. Мондый хәерче тормышны сугыш балалары теләп алмадылар, шуңа күрә югалган балачак өчен түләнергә тиеш дип беләм мин. Бу турыда күпме яздылар, күпме сүз булды, ләкин сугыш чоры ятимнәренә бернинди ярдәм дә юк, урыс әйтмешли "и воз и ныне там". Ә алардан көлү дәвам итә. Күптән түгел сугышта үлгәннәрнең банктагы счетларында акчалары бар икән,алар күп еллар эчендә хәйран зур сумма тәшкил итә имеш,дип халыкны җүләрсеттеләр.Китте военкоматларны штурмлау,интернетта актарыну.Тол хатынларга караганда чагыштырмача яхшырак шартларда,сугыштан исән-сау кайткан ирләре канаты астында яшәгән хатыннарга ,ирләре үлгәч тә квартиралар,йортлар төзеп бирүне мин сугыш ятимнәреннән ,ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннардан көлү дип карыйм.Күпсенеп әйтүем түгел,ләкин ирләре,әтиләре үлеп калганга тол хатыннар ,сугыш ятимнәре гаепле түгелдер бит. Менә бер-ике ел инде "сугыш балалары"("дети войны") дигән исемлек төзеп ,нәрсәдер майтарырга йөриләр шикелле.Бу исемлеккә 1928-1945 елда туганнар керә.Безнең Олы Мәңгәр авыл җирлегендә андыйларның саны 150 ләп .Бу акция дә чираттагы көлү,эткә итсез сөяк ыргыту гына булмасын ,сугыш балалары үлеп беткәнче гамәлгә керсен иде.Сугышта безнең дошманыбыз булган Германиядә хәзерге вакытта 59-76 яшьлек сугыш балаларына ,безнең акчага күчерсәк ,40 мең сум пенсия түләнә икән .Ә бездә сугышта үлгәннәр хөрмәтенә һәйкәлгә берничә урыс веногы куела,бер минут тынлык игълан ителә,тыл ветераннарына,сугыш балаларына берничә җылы сүз...Шуңадыр ,9 май Җиңү көнендә минем тантаналы митингка менәргә күңел тартмый,сугыш ятиме буларак мин анда үземне кимсетелгән итеп сизәм. Күп калмады,2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.Аңарчы сугыш балаларының бер өлеше арабыздан китми калмас,хөкүмәткә дә җиңелрәк булыр, исәннәрен олы юбилей хөрмәтенә искә алырлар,куандырырлар дип ышанасы килә.Өметсез шайтан гына була диләр бит,өмет итик. Мин бу язмам белән сугыш балаларының исәннәренә озын гомер телим.Шулай ук бу язма бакый дөньяга күчкәннәргә дога булып ирешсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: