Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш безне поездда барганда куып җитте

"Сугышны секундлар башлый, еллар да бетерә алмый", - диләр. Шулайдыр. Туксанынчы яшен тутырып килүче әбием дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә төшерә алмый. "Сугыш безне поезда барганда куып җитте", -ди әбием. Тула шәһәреннән эвакуцияләнүче әбием һәм аның гаиләсе утырган поездга бомба төшә. Анда сугышка китүче солдатлар да була. Кешеләр куркып...

"Сугышны секундлар башлый, еллар да бетерә алмый", - диләр. Шулайдыр. Туксанынчы яшен тутырып килүче әбием дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә төшерә алмый. "Сугыш безне поезда барганда куып җитте", -ди әбием. Тула шәһәреннән эвакуцияләнүче әбием һәм аның гаиләсе утырган поездга бомба төшә. Анда сугышка китүче солдатлар да була. Кешеләр куркып урман эченә кереп качалар. Шул вакыт поезд кузгалып китә. Поездан төшкән кешеләр: ирләр, балаларын җитәкләгән аналар юл кырыенда басып калалар.
Әби әти-әнисе, абыйсы һәм сеңлесе белән Казанга кайта. Ул вакытта аңа 9 яшь була. Казаннан алар Күлле - Кимегә күченәләр. Әбием анда 7 сыйныф белем ала. Бер ел мәктәптә җыештыручы булып эшли. "Урак та урдык, урман да кистек", - дип искә ала ул. Хәтта Күәмгә юл салыр өчен таш ташырга да туры килә аңа.
Мәктәпне бетергәч, әби эшләргә Мәскәүгә китә. Бәрәскәдәге туганнарына кунакка кайткач, аны димләп кияүгә бирәләр. Бик матур гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әбием "Аналар даны" медале белән бүләкләнә. Бабам инде вафат.
Хәзерге вакытта әбием безнең белән яши. Без һәм авылыбыз халкы аны хөрмәт итә. Безгә аның белән бергә тыныч тормышта озак һәм матур итеп яшәргә язсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев