Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры баласы Тәскирә апаның күргәннәре

Исмәгыйлева Тәскирә Исмәгыйль кызы 1924 елның 24 маенда Күәм авылында туа. Алар гаиләдә 6 бала: 4кыз һәм 2 малай булалар. Әби-бабалары юк, әти-әнисе белән генә яшиләр. " Иске генә өйдә яшәдек. 8 яшьтә мәктәпкә киттем, 7 нче классны бетергәнче укыдым. Китап-дәфтәрләрне бирәләр иде бугай, хәтерләп тә бетермим. 7 классны бетергәч...

Исмәгыйлева Тәскирә Исмәгыйль кызы 1924 елның 24 маенда Күәм авылында туа. Алар гаиләдә 6 бала: 4кыз һәм 2 малай булалар. Әби-бабалары юк, әти-әнисе белән генә яшиләр.

" Иске генә өйдә яшәдек. 8 яшьтә мәктәпкә киттем, 7 нче классны бетергәнче укыдым. Китап-дәфтәрләрне бирәләр иде бугай, хәтерләп тә бетермим. 7 классны бетергәч сука сукаладык, тырма тырмаладык. Яз көннәрендә өйгә дә кайтармыйлар иде, салкында, басуда йоклый идек. Үзебез ач, өскә кияргә рәтле кием юк иде", -дип искә ала ул.

"Мәктәптә укыган елларда дәүләткә заем - 40 кг ит, 400 ләп күкәй -түли идек. Эшләгән өчен колхозда акча түләмиләр. Тормыш итәргә кирәк булгач, кулек суга идек. Төнлә торып мәктәпкә киткәнче 5 кулек сугып китәм, кайткач тагын 5 не сугам. Әти мунчаладан буйлык кисә, Сабир энем кулекны тегә, Гилемхан абый чолгап куя. Кулекны тапшырабыз. Бераз акча булыр дип өметләнеп торганда, әти : - Балалар, акчаны 10 кг ит өченбиреп төштем",- дип кайтып килә. Шул чакта елап та җибәргән чаклар була иде.

Ашарга булмагач, елгага чыпчык кузгалагы җыярга бара идек. Көне буе капчыкка җыябыз да, кич кенә кайтабыз. Әни шуннан күмәч пешерә идек, аз булса да тамагыбыз туя иде. Берсендә, кич белән ары-талып, кычыткан кузгалагы җыеп кайтып килгәндә, каршыга басу каравылчысы килеп чыкты. Ашлык җыйгансыз, дип капчыкларыбызны алып калды. Җиргә ятып елый-елый сорадык, бирмәде. Абыйлар урманга утынга йөри иде, әни аларга шул кузгалак һәм бәрәңге күмәчен тыгып җибәрә иде. Яз җитсә черек бәрәңге җыярга чыга идек. Әле ярый сыерыбыз бар иде, шуның аркасында барыбыз да исән калдык.

Аннан сугыш башланды. Таза-таза ир-егетләр сугышка китеп бетте. Бөтен авыр эш хатын-кыз җилкәсенә калды. Безне дә окоп казырга җибәрделәр. Кыш көне, салкын. Башка кияргә шәл дә юк, капчыкны шәл итеп бәйләп куябыз. Аякта чабата. Балчык каткан, аны кувалда белән бәрәбез, балчык кителеп төшә. Үзебез өшеп-туңып бетәбез. Агачларны өеп куеп учак ягып, җылынабыз. Эшләгән өчен ипи бирәләр, ипине чыбыкка тыгып, ут өстендә җылытып ашыйбыз. 3 ай окоп казыдык, ничек чыдаганбыздыр", - дип сөйли Тәскирә апа. Ә үзенең күзеннән тамчы-тамчы яшьләре тәгәри.

Окоптан кайткач үзен урман кисәргә, ә сеңлесен торф чыгарырга җибәрәләр. "Станциядә берүзен калдырдым"-, дип кайтып әйтә олаучы абый.

"Ачның хәлен тук белмәс" - ди халык. Хәтеренә сеңеп калган тагын бер вакыйгасы бар Тәскирә апаның.

"Бала чакта беркайчан да туйганчы ипи ашаганыбыз булмады, үлән белән сыек аш пешерә идек тә, шуны ашый идек. Сугышлар беткәч, әтигә нәрсә өчендер 10 кг арыш оны бирделәр. Әти шуннан куе итеп бер зур чиләк белән аш пешерде. Беренче тапкыр туйганчы шул вакытта ашадык. Ләкин безнең ашказаннары инде сыек ашка өйрәнгән, безгә авыр булды. Әтигә башка куе итеп пешермәскә куштык",- дип хәтирәләрне берәм-берәм исенә төшерә. Абыйсы Гилемханның Донбасска эшкә китеп, шунда төпләнеп калуын да, Энесе Сабирның тырышып эшләп, сельпо председателе дәрәҗәсенә күтәрелүен дә, сеңелләренең берәм-берәм кияүгә китеп бетүләрен дә зур җылылык белән искә ала. Үзенең "Хезмәт ветераны" һәм "Бөек Ватан сугышы ветераны" дигән медальләрен дә горурланып күрсәтте. Үзе исә әнисе янында, аны тәрбияләп гомер иткән. Бүгенге тормышына шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укып улы Мөхтәр белән килене Әлфия тәрбиясендә яшәп ята. "Майда Ходай гомерне бирсә, 90 яшемне тутырам. Мине дә искә алырлар микән?" - дигән сорауны да үз-үзенә биреп куя. Олы кешегә күп кирәкми шул, берничә җылы сүз дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев