Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугышта катнашканнарга һәйкәл куелды

Кече Әтнә халкының күңелендә йөргән изге хыялы тормышка ашты. Ураза гаетендә бу эш турында җәмәгать белән сөйләшеп, 1941- 45 елларда Ватан сугышында катнашканнарның барысын да кертеп, мәчетебез алдында һәйкәл куярга булдык.

Бу эшне Газимов Марс Рәдиф улы башкарып чыкты. Һәйкәлнең корпусы күгәрми торган калайдан ясалып, як-якларына җиде мәрмәр плитәгә батырларыбызның исем-фамилияләре язылып куелды. Сугыш беткәнгә 70 елга якын вакыт үтү сәбәпле, кайберәүләр исемлеккә керми калган. Хәзерге көндә андыйлар дүрт кеше булды. Исемлектән үзегезгә караган кешеләрне барлап, анда булмаса безгә хәбәр бирергә кирәк, Җиңү көненә кадәр өстәмә плитә куярга тырышырбыз.

Хәзерге вакытта сугышта катнашкан авылдашларыбызның барысы да диярлек вафат, бары бер кеше Мәскәүдә яшәүче отставкадагы полковник 91 яшьлек Сафиуллин Вакыйф абый гына исән.

Йа, Раббым! Илебезне, милләтебезне, динебезне саклап яуда катнашканнарның бүгенге көндә мәрхүмнәрнең җаннарын җәннәтле итеп, исәннәргә хәерле гомер бирсән иде.

Шушы эшне башлап йөрүче Марс әфәнде, ярдәмчеләре, урнаштыручылар, үзләренең хәер-сәдакалары белән ярдәм итүче дин кардәшләребез барысы да Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең рәхмәтендә булсалар иде. Әмиин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев