ШУЛ ДӘРӘҖӘГӘ ҖИТТЕКМЕ?!
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Фәнил Муллагалиев: "Узган шимбә-чәршәмбе аралыгында район юлларында 2 исерек транспорт йөртүче тоткарланды.
Шулай итеп, гыйнвар аенда аларның саны 17гә җитте. Әлегә кадәр бу дәрәҗәгә үк җиткән юк иде. Бу чорда 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, бер кеше тән җәрәхәтләре алды. Бу көннәрдә куркынычсызлык каешын такмаган - 10, тизлекне тиешледән арттырган өчен 15 административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев