Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суслонгер безне көткән... – “Әтнә таңы”

Суслонгер безне көткән... Суслонгер турында узган ел байтак яздым. Бер дә бардык, ике дә... Суслонгер урманнарында өшеп, туңып кайтып, җылына алмый йөдәдек... Сүрия МИНГАТИНА Бу - тән туңу түгел, җан туңу, иңрәү. Якының шушы җирдә ятып калган булса, бу урыннар калтырата. Ничә еллар аяк басмаган җирләр, ишеткән саен күңелне курку...

Суслонгер безне көткән...

Суслонгер турында узган ел байтак яздым. Бер дә бардык, ике дә... Суслонгер урманнарында өшеп, туңып кайтып, җылына алмый йөдәдек...

Сүрия МИНГАТИНА

Бу - тән туңу түгел, җан туңу, иңрәү. Якының шушы җирдә ятып калган булса, бу урыннар калтырата. Ничә еллар аяк басмаган җирләр, ишеткән саен күңелне курку биләп ала торган урыннарны, бабаларыбызның сөякләре күмелгән каберләрне күреп кайткач, җан тынычланыр кебек иде. Юк, киресенчә булды, җанына тынычлык таба алмаган әрвахлар безгә ияреп кайткандай тоелды. Янәшәбездә йөрделәр. Гаҗиз булдык. Әнә шуны тойгандай, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Арча педагогия колледжын Суслонгерга беркетү турындагы карарын чыгарды. Ел саен барып, Суслонгердагы Арча, Әтнә кешеләре күмелгән каберне зиярәт кылып; без, Арча, Әтнә хәрби комиссариаты җитәкчелегендә барган кешеләрдән торган делегация урнаштырып кайткан чардуган эченә чәчәкләр утырту турында иде әлеге карар.

"Ник бер ел көтәргә, быел да утыртып була бит бу чәчәкләрне", дип уйлап, берничә айдан соң, "Хәтер көне" алдыннан хәрби комиссариат җитәкчелегендә тагын киттек Суслонгерга. Арча, Әтнә туфрагын алып, үзебезнең чишмә суларын сибеп, чәчәкләр утыртып кайттык. Безнең белән педагогия колледжында укучылар да барды. Бу юлы җаныбыз тынычлангандай булды. Әрвахлар да тынычлык тапты кебек, башка борчымадылар...

Бер елның узганы да сизелмәде. Исәннәргә Җиңү көне - 9 май тагын җитә. Суслонгерда да көтәләрдер... Әнә шулай уйлап йөргәндә, Арча-Әтнә хәрби комиссариаты тагын җыйнап алды, тагын Суслонгерга, тагын зыярәт кылырга, тагын педагогия укучылары белән, тагын туган җир туфрагына туган җир суын сибеп чәчәкләр утыртырга...

Рәхәт булып китте: онытмаган хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов, эш күрсәтү өчен генә башкарылмаган икән бу гамәл; без, Суслонгерны күрүчеләр, әнә шунысыннан курыккан идек. Димәк, моннан соң да онытылмаячак. Моннан соң да Суслонгерны күрергә теләүчеләр, ата-баба каберләрен күрергә теләүчеләр әлеге делегация составына керә алачак. Суслонгерны күрә алачак. Андыйлар да бар иде...

Ни гаҗәп, нинди могҗиза бардыр, бу юлы да узган елгы гамәлләр кабатланды: яңгыр астында бару, Суслонгер зиратына керүгә ялт итеп кояш чыгу, чәчәкләр утырту, Рәмис хәзрәт догалар укыгандагы рәхәтлек, җан тынычлыгы... Укучыларның ихлас күңеле, яшьле күзләре... Болар ясалма була алмый, җанында иман булмаучылар монда килми...

Көч һәм батырлык яуда гына кирәк дип уйлаучылар нык ялгыша. Тыныч тормыш та менә шундый батырлыклар сорый. Искә алынмаска тырышылган, тарих күз йомган Суслонгерны күтәреп, ел саен зыярәт кылып, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайту өчен дә; ахыр чиктә акны ак дип әйтергә дә зур тәвәккәллек кирәк. Безнекеләрнең менә шундый булганына, ихлас гамәлләренә тагын бер кат сөендек.

Әрвахлар да сөенгәндер... җаныбыз белән тойдык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев