Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суслонгердан кайттык - фоторепортаж

Кичә Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Суслонгерга барып кайтты. Бу хакта хәбәр иткән идек.

Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайттык. 2015 елның апрелендә беренче тапкыр Суслонгерга барып, зиратка чардуган куеп, мемориаль такта урнаштырып кайткан идек. Аннан соң ел саен  Мари иленә ике тапкыр барып, зыярәт кылуны матур гадәткә кертте хәрби комиссариант.

Быел да Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, бер төркем делегация, ике дистәгә якын кеше, алар арасында ТНВның "Халкым минем" тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова да бар,  Суслонгер зиратына барып, каберлекне чистартып, алып барган туган җир туфрагына чәчәкләр утыртып, мәрхүмнәр рухына догалар ирештереп, якташларыбыз  булган , интеккән җирләрдән йөреп  кайттык.

Укылган догаларыбыз кабул булып, биредә шәһит киткәннәрнең рухлары шатланып ятсын.

Әлегә фотоларын карый торыгыз, тулы язмамны соңрак куярмын.

Сүрия Мингатина фотолары. Видеоларын кичә куйган идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев