Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сәяси ирек": Ренат Тимерҗанов "Казан феномены"н ничек җиңүләре турында сөйләде

Татарстанда оешкан җинаятьчелекне туктатырга Татарстан җитәкчелегенең ихтыяр көче җитте һәм алар хокук саклаучыларга ярдәм итте.

Татарстан җитәкчелеге тарафыннан сәяси ирек бирелүе  һәм хокук саклаучыларның һәрьяклы ярдәме 1990 елларда республикада җинаятьчелек белән бәйле вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм итте.  «Казан феномены» на каршы көрәштә үзгәрешләр турында Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, «Казан феномены» ның нигезендә илдә һәм республикада 1980 һәм 1990 еллар чигендә барлыкка килгән социаль-икътисади проблемалар ята. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә борылыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегияләренең берсендә була.  Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

«Мин доклад ясыйм: элеккечә үк оператив криминоген хәлгә төркемнәр һәм аларның лидерлары йогынты ясавын сөйлим.  Шәймиев мине туктатты да  "Коллегиядә күпме йөрим, һәрвакыт нинди дә булса группировка, лидерлар сезнең хәлгә йогынты ясавын сөйлисез.  Ә сез кайчан аңа каршы эшли башлыйсыз?» ди ,  -  дип искә алды  узган елларны Ренат Тимерҗанов.

Минтимер Шәймиевнең җинаятьчелеккә каршы көрәшнең кирәкле инструментлары турындагы соравына җавап итеп, "политическая воля" дип атады. «Мин: “сәяси ирек кирәк“, - дим.  Ә ул әйтте: “Мин сезгә ул ирекне  бирәм“, - дип. Һәм  республика җимтәкчелеге безгә һәрвакыт ярдәм итте», – дип сөйләде Тимерҗанов, шулай ук ул чактагы ТР Хөкүмәте ягыннан хокук саклаучыларга зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/22-02-2020/politicheskaya-volya-renat-timerzyanov-rasskazal-kak-pobedili-kazanskiy-fenomen-5724429 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев