Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыерлы гомер, сыйлы гомер

Редакция почтасыннан Язгы корылык авыл кешесенең күңеленә шом салган иде. Аллага шөкер, соңрак булса да, яңгырлар яуды. Игенчеләрнең дә тырышлыгы зур булды. Вакытында дым каплатуның да файдасы тигәндер. Уңыш елына күрә булды. Быел да курыкмыйча «Сөтбикә»не калдырабыз. Рәхмәт, хуҗалык җитәкчеләренә, күпме сорасаң да бирделәр саламны. Печән урынына торырлык салам бирделәр...

 

Редакция почтасыннан

 

Язгы корылык авыл кешесенең күңеленә шом салган иде. Аллага шөкер, соңрак булса да, яңгырлар яуды. Игенчеләрнең дә тырышлыгы зур булды. Вакытында дым каплатуның да файдасы тигәндер. Уңыш елына күрә булды. Быел да курыкмыйча "Сөтбикә"не калдырабыз. Рәхмәт, хуҗалык җитәкчеләренә, күпме сорасаң да бирделәр саламны. Печән урынына торырлык салам бирделәр быел да. Бригадирыбыз Илназ Җамалиев оештырды бу эшне. Рулоннарны өеп тә бирделәр, рәхмәт бу егеткә. Икмәк тә алды халык, пай җире өчен дә бодай бирделәр, тавыклар бәхетле. "Кем күргән дә, кем белгән, һәр савым сыерга "икешәр мең сум" акча бүләк иттеләр бит. Бер бәйрәм төсен алды авыл акча өләшкән көнне. Җитәкчебез Марат Хәкимуллин да килгән иде. Аңа да сораулар бирде халык. Су мәсьәләсен дә күтәрделәр. Өметсез шайтан, диләр. Бу мәсьәлә дә хәл ителергә охшаган. Булыр, иншалла.

Тагын бик күңел булырлык гамәл: өлкәннәр көне дә бик зурлап үткәрелде авылыбызда. Килә алган ветераннарга бик матур концерт та булды. Бик ошаттылар әбиләр, бабайлар. Бүләкне дә мулдан әзерләгәннәр. Күңел калмас бер калҗа, дигәндәй, кешенең юктан гына да күңеле була шул. Дөньялар тыныч торсын, әле Ходай гомерләреебезне бирсен. Безне олылап, зурлаган җитәкчеләребезгә картлар исеменнән зур рәхмәт.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев