“Сәйпи тавы” гына сакланган

Кире кайтыр кебек Еллар үткән саен искә төшә Авылымның айлы кичләре. Борыныма килеп керер төсле Мичтә пешкән икмәк исләре. Икмәкләр дә инде өйдә пешми, Кибетләрдән генә аласы. Онытыла авылым йолалары Үзгәрде шул инде дөньясы. Үзгәрде шул, бар да үзгә хәзер Авыл урамнары, йортлары. Елгалары хәтта саектылар, Танып булмый басу-кырларны. Ашлык...
Кире кайтыр кебек
Еллар үткән саен искә төшә
Авылымның айлы кичләре.
Борыныма килеп керер төсле
Мичтә пешкән икмәк исләре.
Икмәкләр дә инде өйдә пешми,
Кибетләрдән генә аласы.
Онытыла авылым йолалары
Үзгәрде шул инде дөньясы.
Үзгәрде шул, бар да үзгә хәзер
Авыл урамнары, йортлары.
Елгалары хәтта саектылар,
Танып булмый басу-кырларны.
Ашлык амбарлары, фермалардан
Калмаган шул инде эзләр дә.
Атлаганда авылым урамыннан
Сирәк очрый таныш йөзләр дә.
Су коенган елга буйларын да
Куе таллар инде каплаган.
Кыш буена чангы- чана шуган
"Сәйпи тавы" гына сакланган.
Дуслар белән шунда тау шуганда
Егылып кала идек чанадан.
Аларның да инде кайберләре
Китеп барды безнең арадан.
Дуслар китә, чәчләрдә чал
Бетеп бара инде саулыклар.
Ябынчымда үткән балачакны
Хәтерләтә хәзер оныклар.
Житмеш яшьне инде вакласам да
Күңелем әле һаман яшь минем.
Язлар белән кире кайтыр кебек
Авылымда үткән яшьлегем.
Талия Латыйпова, Олы Әтнә -Ябынчы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.3600
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.4100
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:004400
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы5300
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.6200
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.8500
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр7300
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.12800
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.10400
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.11600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.24800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.96000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.42000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика