Әтнә таңы

“Әҗәт” кенә димәссең...

Олы Мәңгәр халык театры авыл сәхнәсендә яңа премьерасын тәкъдим итте. Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендәге коллектив куйган Зәбир Гыймадиевның “Әҗәт” спектакле берәүне дә битараф калдырмагандыр.

Халык театры премье­раларын авыл халкы көтеп ала дисәм, ялгыш­мам. Дистә еллардан бирле яраткан тамаша­чысын куандырып яши ул. Шуның белән беррәттән авылда оештырылган бик күп төрле чараларны башлап йөрүчеләр дә, аларда бик теләп катнашучылар да әле артистлар.
Соңгы елларда театр коллективы күбрәк ко­медия жанрындагы әсәрләргә игътибар биреп килде. Шуңадырмы, бу юлы да күңел ниндидер тамаша көткән иде. Әмма... Пәрдә ачылып, берничә минут узганнан соң, сәхнәдәге геройларның аяныч язмышы үз эченә бөтереп алып кереп киткәнен сизми дә калдым.
Авыл җирендә матур гына яшәп яткан Нурис­лам (Рафик Сәләхетдинов) белән Нурия (Гөлсинә Шакирова) йортына кайгы килә – Нурислам кисәк кенә авырып китә. Аны терелтү өчен бик зур суммада акча кирәк. Бичара Нуриягә өй саен кереп акча җыюдан башка чара калмый. Әмма Нуриядән тыш авылда тагын бер гаилә алар кайгысын үзенеке итеп кабул итә. Дөрес­рәге, гаилә башлыгы (Фәнис Тәхәвиев) кайчандыр Нурисламның гаиләсе үзен ачлыктан алып калуын гомер буе исендә тотып яши. Шул хакта үзенең улларына да сеңдереп калдырыр­га тырыша. Нурислам авырып китүгә ул шунда ук үзенең читтәге бай улына (Надир Сабиров) телеграмма суга. Ата кешенең исәбе – улы белән сөйләшеп, ничек булса да акча белән кайгы килгән гаиләгә булышу. Фәнис Тәхәвиев башкаруында кырыс, таләпчән, гомер иткән хатынына (Хәтирә Рәхимова) таяк күтәрергә дә тайчынмаган карт, үзе әйтмешли “Бүре Хисамы” нәселеннән. Ә бу нәсел авылда үзенең тырышлыгы, кыюлыгы, кешелекле булуы белән хөрмәт казанган.
Кайта бай малай туган йортына. Байтак еллардан бирле кайтканы булмасада, атасы суккан телеграммага битараф кала алмый ул. “Бик озакка түгел” дисә дә, ярдәмгә бик атлыгып тормаса да, акчага сатылган җанының ниндидер бер кыйпылчыгында кешелек хисләре уянамы, әллә энесе (Рәдис Хисмәтуллин) соңгы өмет белән әйткән сүзләре тәэсирендәме – әмма “Бүре Хисамы” нәселеннән икәнлеген аныклап күрсәтә ул.  Нуриянең яшьлек яры булуы да җаннарын айкап сала ирнең. Кайчандыр аны армиягә озатып калган кыз бит ул. Яшьлек мәхәббәтен күңел түрендә гомере буе саклаган ир “Ә бәлки..” дип өметләнеп тә куймый түгел...
Менә шундый хисләр давылы кайнады ул көнне авыл сәхнәсендә...Күзләргә яшь китергән мизгелләр дә, еллар аша узган яшьлекне хәтерләткән урыннар да, көйдергән-көлдергән мизгелләр дә байтак анда. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә халык театры әлеге спектакльне сайлап бер дә ялгышмаган. Ә иң мөһиме – спектакль тирән мәгънәгә ия. Режиссерлары Рафис Сәләхетдиновның тырышлыгы да күз алдында. Һәр артист үз урынында монда. Хөйретдин ролен башкаручы Радик Абдуллинны халык быелгы сезонның ачышы буларак кабул итте. Яшь кенә булсалар да, Рәдис Хисмәтуллин белән икесенең  чыгышы аеруча истә калырлык иде. Халык театры коллективын уңышлы премьералары белән ихлас күңелдән котлыйсы килә.  Һәм бу соңгысы булмас дип ышанам.

Реклама

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: