Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиб-педиатр Диләрә Төхфәтуллина вакцинация турында сөйләде

Район үзәк больницасының балалар табибы педиатр Төхфәтуллина Диләрә Ринат кызы прививкаларның ничек эшләүләре, вакцинация иммунитетны киметәме һәм өстәмә реакцияләр турында сөйләде.

Балаларны гриппка каршы актив иммунизацияләү башланды һәм ата-аналар еш кына балаларга прививка ясатырга кирәкме, дип сорыйлар. Көз гриппка каршы вакцинация ясау өчен иң уңайлы вакыт, чөнки эпидемия әле башланмаган һәм иммунитет вирусларга каршы көрәшкә әзерләнергә өлгерәчәк.

Прививкалар ничек эшли? ?
Вакцинация, иммунизация яки прививка — организмның иммун системасын йогышлы авырудан саклауга стимуллаштыру максаты белән вакцина кертү.
-Вакциналар иң киң таралган патоген микроблар нигезендә эшләнә
-Вакцина иң куркыныч инфекцияләрдән саклый
Вакцинадан соң иммунитет кимиме? ?
Үткәрелгән вакцинациядән соң иммунитет кими дигән миф бар. Чынлыкта бу алай түгел. Вакцинация барышында актив иммун җавап формалаша. Вакцина штаммы белән чагыштырганда, табигый инфекция тиз үрчи һәм органнар һәм тукымаларга зыян китерә, организмның инфекциягә иммун җаваплгын эшләгәнче үк. Прививкаларны әле "тренажер"белән чагыштыралар. Вакцина штаммы зәгыйфьләнгән яки үтерелгән белән элемтәгә кереп, иммун система микробларны танып, зарарсызландырырга өйрәнә. Иммунитет күнегүләрен мускулларның күнегүләре белән чагыштырырга була. Нинди бала сәләмәт була ,актив тормыш белән яшәгән спорт белән шөгыльләнгәнмә  яки көн буе диванда ятучыма?
? Побочные реакция?

! Вакцинациядән соң өзлегү куркынычы салкын тиеп авыру кичергәннән соң өзлегүләр куркынычына караганда  мең тапкыр кимрәк

❗ " Иң еш побочные эффекты-җирле реакция, авырту һәм кабарынкылык


❗ Тән температурасының күтәрелүе, аппетитның кимүе
"Үле микроблы" үлгән  вакциналар беркайчан да авыруның үсешен китереп чыгармый. "Тере" вакциналар авыр иммунодефицитлы балаларда өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин, бу бик сирәк була.

Чыганак: https://vk.com/atninskayacrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев