Әтнә таңы

Табибларга ярдәм кирәкмиме?

Арабызда ак халатлыларга ярдәм сорап бармаган бер кеше дә юктыр. Соңгы вакытта исә әлеге һөнәр ияләренә төрлесен ишетергә туры килә. Ничек уйлыйсыз, табибларның үзләренә ярдәм кирәкмиме?

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Авырый башласаң, тизрәк табибларга йөгерәсең. Бар өмет шуларда бит. Ирем Рөстәм, авыргач, Чаллының 2 нче хастаха­нә­сен­дә ятты. Кем генә авырса да, алар янына алып бардым. Мең рәхмәт аларга! Им-томчыларга йө­рүчеләр дә бар. Әмма алар табибларны урап узмасын иде. Табибларга һөҗүм итүче­ләрне бө­тенләй аңламыйм.  Алар­ның кеше икәнен, өендә гаиләсе барлыгын онытмыйк. Игътибарлырак булсак иде.

 
Рәшидә Камалетдинова, пенсионер:

 
– Табиблар ялгышы белән быел кызымны югалттым. Үзе дә гомере буе табиб булып эшләде. Тик бер ялгышлык аркасында гомерлеккә гарип калды. Урын өстендә ятты. Балам бик тилмерде, азапланды. Сәламәтлегенә зыян салган табиб гафу да үтенмәде. Элек авырырга куркыныч түгел иде ул ичмасам. Хәзер   куркыта. Хастаханәләрдә дә ятып чыкканым бар. Өлкәннәрне бөтенләй карамыйлар. Кешене дәваларга  укыгансың икән, димәк, эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. 

Нәҗибә Сафина, шагыйрә:


– Мин – табибларга бик рәх­мәтле кеше. Алар минем гомерне саклап калды. Бер елны Казан – Чаллы юлында һәлакәткә очрадык. Минем башыма зыян килгән, яраларым күп иде. Мамадыш районы­ның үзәк хастаханәсенә алып кил­деләр. Шул вакытта башымны Нәҗип Нурмиевич исемле табиб теккән. Хәлем начар булган. Йөри дә алмас, ятып кына торыр бу, дигәннәр. Аллага шөкер, яшим бит әле. Шушы табибны табып, рәхмәт әйтәсем килә.


Эльмира Шәрифуллина, язучы:

Реклама

– Дөрестән дә, үзебезне табиб­лардан башка күз алдына китерү кыен. Бүген кеше бигрәк тә медицина ярдәменә мохтаҗ. Ярдәмне алгач, рәхмәт тә әйтә белсәк иде. Без, дәва дигәндә, табибтан, дарулардан тыш, җылы сүз, якты, җылы караш та өмет итәбез. Тик алар да моңа мохтаҗ түгелме? Үзебезнең хәлне сөйлибез, аларның хәле турында уйлый белмибез. Ике яктан да яхшы мөнәсәбәт булсын иде. Дорфа сөйләшүчеләрне күреп, күңел әрнеп куйган чаклар булгалый.


Зәлия Галимова, шәфкать туташы (Казан):


– Ярдәм бөтен кешегә дә кирәк. Без дә авырыйбыз һәм дәвалау оешмаларына йөрибез. Мин бушлай хезмәт күрсәтүче дәүләт поликлиникасына барырга тырышам. Балаларны да тү­ләүлегә алып барырга мөмкинлек җитеп бетми. Медицина хезмәт­кәре буларак, елга ике тапкыр бушлай анализлар биреп, тикшеренеп торабыз. Ниндидер чир табыла икән, кабат тикшерәләр. Һөнәри яктан тулысынча якланганбыз, дип әйтә алмыйм.  Па­циент­ларның йогышлы чир бе­лән авыручылары да  бар,  тиешле саклану чарасы күрмәсәң, теләсә кайчан чир иярергә мөмкин.


Гөлфирә Юсупова, коррекцион мәктәп укытучысы (Казан):


– Медицина хезмәткәрләрен начар эшли дип әйтергә тел бармый. Еллар дәвамында иртәдән кичкә кадәр авыру кешеләрне карап, зар тыңлап утыралар, булышырга тырышалар. Бер генә чирле кешене тыңлаганда да, аптырап, туеп бетәбез. Минем бер күршем шәфкать туташы булып эшли. Тәүлек буе кизү торып, иртән кайтып килгәндә, каршыга еш очрый. Ул кайчакта: “Шулкадәр авыр смена булды бүген”, – дип тә зарланып ала. Йөзенә карасаң, ару, талчыгу сизелә. Медицина хезмәткәрлә­ренең хезмәт хакын арттырсалар, начар булмас иде, бигрәк тә шәфкать туташларыныкын. Алар бик күп эш башкара. Барысына да исәнлек-саулык теләп калам. Гаиләләрендә тынычлык булсын!

http://vatantat.ru/index.php?pg=1070

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: