Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигать җүләрләнәме?

Әллә көз бу, әллә яз - һич аңламассың. Табигать җүләрләнәме шунда? Кош-корт та, мал-туар һәм кыргый хайваннар да кая барып бәрелергә белмиләр кебек. Быелгы Яңа ел бәйрәмен дә әллә ничек кенә каршыладык шунда. Әле дә аңлап бетереп булмый... Ярар, аңлап бетермәүнең җитди сәбәбе булсын да ди, көннең җылы булуы, тирә-якның...

Әллә көз бу, әллә яз - һич аңламассың. Табигать җүләрләнәме шунда?
Кош-корт та, мал-туар һәм кыргый хайваннар да кая барып бәрелергә белмиләр кебек. Быелгы Яңа ел бәйрәмен дә әллә ничек кенә каршыладык шунда. Әле дә аңлап бетереп булмый... Ярар, аңлап бетермәүнең җитди сәбәбе булсын да ди, көннең җылы булуы, тирә-якның карага манчыла башлавы факт бит.
Без өлкәнрәк буын буталырбыз да инде. Балалар да ялгыша башлаганнар бугай. Улларым да урамга тимераяк киеп чыгасы урынга, футбол тубы күтәреп йөгерделәр. Тубы да әле эреп бетәргә өлгермәгән кардан яхшы тәгәри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев