Әтнә таңы

Табигать – туган йортыбыз

Әйләнә-тирәнең бүгенге хәле бик күпләрне борчый. Урыны-урыны белән табигатькә саксыз карауның зарары турында кисәтеп киләләр килүен, ләкин бик әһәмиятле шундый мәсьәләләргә битараф булучылар да шактый. Чишмәләрне корытмыйча, җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча, табигатькә хилафлык кылмыйча гына да яшәп була югыйсә! Табигатьнең бер өлеше икәнлегебезне онытып җибәрәләр.

Иң матур җирне сайлап, куыш коралар, учак ягалар, казан асалар, табын әзерлиләр. Шундый матур урында туйганчы ял итәләр дә, чүп-чар калдырып, кайчакта учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә табигать пычрана, тагын да куркынычрагы - янгын чыга. Ә янгын ул бер генә нәрсәне дә аямый. Кеше үзенең саксызлыгы, җавапсызлыгы аркасында фаҗига китереп чыгара. Димәк, гүзәл табигатьнең дошманы - кеше үзе. Кешегә, аның яшәешенә гайре табигый көчләрне адәм баласы үзе тудыра, үзе хәрәкәткә китерә.

Тормыш шартлары яхшыра барган саен, кешеләр әйләнә-тирә мохиткә карата саксызрак кыланалар ахрысы. Юл кырыена машина тәрәзәсеннән генә чүп ыргытып китүне бернигә дә санамыйлар. Алай гына да түгел, яр буйларына өем-өем чүп бушатып китәргә дә күп сорамыйлар. Чүп һәм көнкүреш калдыкларын ташлау өчен махсус урыннар барын оныталар. Кеше дигән бик акыллы хайван һәрвакытта да иң җиңел, иң кыска юлны сайлый: каядыр барышлый, юл уңаеннан гына ыргытып калдыра ул чүп-чарны. Яз көне җир кардан арчылганда килеп чыга инде әнә шул шапшаклык.

Сыйныфташларым белән безгә дә юл кырыйларын, авыл читендәге ерганакларны чүп-чардан арындырырга туры килде. Көн дәвамында берничә трактор арбасы чүп белән тулды. Нинди генә калдык юк иде анда! Ә үз хуҗалыгында бер бөртек чүп калдырмыйча, җыештырып авыл башына чыгарып түккән. Әйе, йорт әйләнәсен чистарткан ул, сүз дә юк. Тик мин бу кешене чиста кешегә саный алмыйм, күңеле керле аның. Аның чисталыгы койма белән әйләндереп алынган үз хуҗалыгы кадәр генә.

Яки икенче очрак. Җәй көне иң матур чәчәкле болынлыкта Сабан туе үтә. Шаулап-гөрләп бәйрәм узып китә, тапталган моңсу болынлыкта чүп-чар гына ятып кала. Әйе, бай яшибез, сүз дә юк, мәйданда ятып калган ризык каплары, шешәләр шул хакта сөйли. Акчага мохтаҗлык кичермибез, тик менә тәрбия генә җитешми. Ачлык елларын күргән, үлән ашап үскән буын түгел шул без... Әби-бабайларыбызның сөйләгәннәрен әкият кебек кенә кабул итәбез, ә иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын... Киләчәгебез хыял төсле матур булыр кебек тоела. Тик Җирдә яшәгән һәрбер буын табигатькә карата шундый мөнәсәбәттә булса, киләчәктә кешелекне ни көтә?

Зинһар өчен, бергәләшик,

Реклама

Битарафлыкны ташлыйкчы.

Киләчәк буын хакына

Җиң сызганып эш башлыйкчы! - дип ачынып яза Күшәр авылында яшәп иҗат итүче Рүзия апа Камаева үзенең "Җан авазы" шигырендә. Нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше буларак, Рүзия апа табигатькә карата битарафлыкка дәшми кала алмый. Ә без? Яшәешне саклап калу өчен көрәштән бер генә кеше дә читтә калырга тиеш түгел, дип уйлыйм мин. Бу афәт мине генә түгел, бик күпләрне борчый торгандыр дип өметләнәм.

Табигать-анадагы матурлыкны бер югалтсак табып булмаячак. Табигать үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф, мәрхәмәтсез була. Ник дигәндә, кеше дә табигать җимеше, ләбаса. Шулай булгач, экология диюебез, беренче чиратта, табигатькә, һәм, гомумән, бөтен тереклеккә, шул исәптән кешелеккә шәфкатьлелек, сак караш дигән сүз ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: