Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Табылды... Тик исән түгел” -"Әтнә таңы"

"Йөкле апабыз табылды... Тик исән түгел" 9 октябрь көнне өеннән чыгып киткән Гүзәл Сәмигуллина турында хәбәр иткән идек. Югалуына төгәл ике атна булгач, бала көткән ана табылды. Тик исән түгел... Ул Казансуның вак куаклар каплаган ярында була. - Шушы ике атна буена апаны исәндер, кайтып керер, дип өметләндем, - дип...

"Йөкле апабыз табылды... Тик исән түгел"

9 октябрь көнне өеннән чыгып киткән Гүзәл Сәмигуллина турында хәбәр иткән идек.

Югалуына төгәл ике атна булгач, бала көткән ана табылды. Тик исән түгел... Ул Казансуның вак куаклар каплаган ярында була.

- Шушы ике атна буена апаны исәндер, кайтып керер, дип өметләндем, - дип елый сеңлесе Юля Филатова.

- Көн туган саен хәбәр көттек. Телефон шалтыраган саен шатланып ала идем. Гүя, "Апаң табылды, барысы да яхшы", - диярләр кебек...

Барлык көтүләр бушка булды. Апам, иртәгә югаласы дигән көнне, минем белән саубуллашырга килгән булган... Юлия сүзләренчә, Гүзәл ханымны 23 октябрь көнне кичке унынчы яртылар тирәсендә юлдан баручы кеше очраклы рәвештә күреп ала.

- Без нәкъ шул җирне карадык, эзләдек. Ничек тапмаганбыз? Анда куаклар бик куе үсә иде шул, ә хәзер яфраклар коелгач, аның бер ягыннан икенче ягы күренә, - дип уфтана сеңлесе.

- Үтеп баручы кеше аны ак киемнәреннән шәйләп ала. Апа сазлырак җирдә яткан. Сумкасы, акчасы, алтыннары да үзе белән. Сүнгән телефоны да янында. Юля үзе дә бала көтә, шуңа күрә бу хәбәрне аңа кичтән җиткермиләр.

- Кичә кич миңа полиция хезмәткәрләре шалтыратып, Гүзәлнең иренең телефон номерын сорады. "Табылдымы әллә?" дигәч тә, миңа берни әйтмәделәр. Рамил дә (апасының ире) җавап бирмәде. Әмма төнне йокысыз үткәрдем. Бер яктан "Табылгандыр, үлгәндер" дигән уйлар керсә, икенче яктан "Табылгандыр, исәндер" дигән өметләр калкып чыга. Баксаң, кичке унда Рамил мәетне таныр өчен чакыртылган булган икән, - ди Юлия.

Суд-медицина экспертизасы биргән белешмәдә Гүзәл Сәмигуллинаның үлем сәбәбен "билгесез" дип күрсәткәннәр. Бу аның якыннары өчен табышмак булып кала бирә. Шулай да аның югалган көнне үк вафат булуын фаразлыйлар. Мәрхүмәне иртәгә, әнисе янына җирләячәкләр.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев