Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАШУ КӨТЕЛӘ

Сишәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында язгы ташуга багышланган брифинг узды.

 

"ТРның әйләнә-тирә мохит гидрометеорологиясе һәм мониторинг идарәсе" дәүләт учреждениесе начальнигы урынбасары Галина Жданова әйтүенчә, елгаларның боздан арчылуы апрель аеның беренче декадасында көтелә. Елдагы белән чагыштырсак, быел кышын нормага карата 91 % явым-төшем булган. Идел буе һәм Кама аръягы зоналарында кар запасы 105 % тирәсе булса, республиканың көнчыгыш районнарында 44 % тирәсе генә. Ә төньяк районнарда 94 %ка якын. 10 март мәгълүматларына караганда, туфрактагы туң 80-105 см тирәсе тәшкил итә, туфрактагы дым запасы да нормага якын.

Беренче чиратта, боздан, республиканың көн­батыш өлешендәге елгалар ачылачак. Идел һәм Көнбатыш Камага коючы елгаларда су дәрәҗәсе уртача күпьеллык максималь күрсәткечтән 50 см тирәсе биегрәк булыр дип фаразлана. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр, юл хуҗалыгы министрлыгы, "Роспотребнадзор", "Ростехнадзор" һәм Ветеринария хезмәте вәкилләре фикере дә кур­кыныч яңгырамады. Шулай да кайбер районнардагы сусаклагычлар халәте канәгатьләнерлек түгел. Санитар-эпидемио­логик халәткә контроль көчәя, чөнки кайбер кое, су алу чыганаклары пычранырга мөмкин. Сусак­лагычлардагы боз ка­лынлыгы елдагы күр­сәт­кечләрдән 2-16 см-га күбрәк - 24-78 см тәшкил итә, ә кечкенә елгалар­да 15-90 см тирәсе. Бы­ел су­ның аз булуы арка­сын­да, боз биялүләр дә бу­лыр­га мөмкин. Яз кинәт кил­сә һәм явым-төшемнәр бул­са, суның күтәрелүе бар. Февраль-апрель айларында язгы су ташу белән бәйле рәвештә респуб­лика шәһәрләрендә һәм районнарында 47 команда-штаб өйрәнүләре уза. Республиканың "Язгы су ташу" оператив планы эшләнгән. Кыскасы, әйтүләренчә, куркыныч хәл­ләр янамый, әмма су та­шу көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу