Тәэбир авазы
"Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз - шуңа күрә бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз".
Олы Әтнә мәчетендә узган Корбан Гаетендә иң еш яңгыраган сүзләр иде бу. Быелгы бәйрәм килүчеләрнең күплеге белән игътибар үзәгендә булды. Яңа, дини киемнәрдән килүчеләрне күреп күңел куанды. Дин-кардәшләр арасында районыбыз җитәкчеләре дә булу Корбан Гаетен аеруча күркәм итте.
Олы Әтнә мәчете кечкенә түгел һәм аның бәйрәмгә килүчеләр белән тулы булуы гаять матур күренеш. Бу уңайдан мөселман-кардәшләрнең дин юлына басып, изге гамәлләр кылырга, Ислам кушканча яшәргә омтылуы күңелләргә шатлык иңдерә. Гаетне һәм җомга намазларын да бер дә калдырмыйча мәчеткә йөрүчеләр белән бергә, әле беренче тапкыр гына килүчеләр дә бар иде. Шунысына игътибар иттек - бәйрәм котлавын да, вәгазен дә чын күңелләрен биреп тыңладылар. Шөкер, дин юлына көннән-көн ныграк басалар.
Гает бәйрәме район авылларында да гөрләде. Авылдашлар, туганнар, дуслар бер-берсен бәйрәм белән ихлас котладылар. Башкалар кебек үк Каенсар авылы мәчете дә дин-кардәшләрне иртәнге намазга каршы алды. Аннан авылның ике ягына юл тотып, тәэбир әйтеп янә мәчеткә юл тоттылар. Гает намазына дип өстәлүчеләр исәбенә сафлар шактый тулыланды. Әле кечкенә чагымда ук хәзер инде мәрхүмә әнием: "Колагыгызга тәэбир авазы керсен", - дип, барчабызны уята иде. Һәм без тәрәзә төбенә килеп тезелеп, урам буйлап килүчеләрне күзәтә идек. Бу юлы тәэбир әйтеп килүчеләрне тәрәзә аркылы гына түгел, урамга, капка төбенә чыгып тыңлаучылар да булды. Ә мәчетнең түр ягы да, алгы өлеше дә килүчеләр белән тулы булды.
Тагын бер мәртәбәле вакыйга узды: Гает көнне Олы Әтнә мәчетендә мәҗлес уздырдылар. Авылдашлары Фаил Садыйков корбанга тәкә чалды, намазга йөрүчеләр икенде намазы алдыннан мәчеттә җыелдылар. Икенде намазыннан соң, мәҗлес уздырып, соңыннан ахшам намазы укыдылар. Бу уңайдан Наил хәзрәт: "Бик күркәм, күңелле булды. Элек мәчеттә "Авыз ачтыру"лар узгалады, беренче тапкыр корбан чалып, мәҗлес уздырдык", - диде.
Кыскасы, Корбан Гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, күңелләр дә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Мәчетләрдә, мәҗлесләрдә исә, бу тагын да ачыграк чалына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2100
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96100
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика