Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын авария, тагын үлем...

Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике...

Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике машинаны йөртүче дә урында ук һәлак булган. "ВАЗ-2110" машинасындагы 17 һәм 22 яшьлек ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, иномарка йөртүченең һава торышы начарлануын исәпкә алмавы да юл һәлакәтенә китергән.

Юлларда берүк сак булыгыз, тизлекне арттырмагыз, дип кисәтә юл хәрәкәте иминлеген саклаучы белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев