Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер миллион өчен көрәш

Колхозда җитәкче булып эшләгәндә миңа район җитәкчеләренең кайбер күрсәтмәләрен, алар кушканнан башкачарак юл белән эшләргә туры килде. Иң беренче партия - ху­җалык активы җыелы­шындагы күрсәтмә кү­ңелемә хуш килмәде. Тер­лек азыгы хәзерләүгә багышланган иде ул. Һәр кешегә өчәр центнер яшел масса җыеп тапшырырга задание җиткерергә кушылды. Колхоз район үзәгеннән ерак. Ар­чадан...

Колхозда җитәкче булып эшләгәндә миңа район җитәкчеләренең кайбер күрсәтмәләрен, алар кушканнан башкачарак юл белән эшләргә туры килде.
Иң беренче партия - ху­җалык активы җыелы­шындагы күрсәтмә кү­ңелемә хуш килмәде. Тер­лек азыгы хәзерләүгә багышланган иде ул. Һәр кешегә өчәр центнер яшел масса җыеп тапшырырга задание җиткерергә кушылды. Колхоз район үзәгеннән ерак. Ар­чадан Әтнәгә кадәр на­чар булса да, юл дип са­налган чокыр-чакыр­лы дамба бар. Аннан колхозга кадәр анысы да юк. Коры вакытта өч сәгатьтән артык йөрелә. Явымлы вакытта, гому­мән, йөрмәвең хәерле. Кыс­касы юлда уйланырга ва­кыт җитәрлек. Аны кай­дан җыярга тиешләр. Җы­елгач нишләтеп була. Задание алган колхозчы төп эшенә зыян китермәсме. Башкача эшләсәң нәтиҗәсе яхшырак булмасмы, кебек сорауларга җавап эзләдем. Соң кайтылса да, идарә әгъзаларына иртәнге унда гомуми җыелыш үткәрергә кирәкләген әйтеп чыктым. Көн тәртибе: терлек азыгы хәзерләү турында булачак. Терлекчеләр, ме­ханизаторлар, төзүчеләр үз эшләрен башкара. Кырчылыкта эш­ләүчеләр, бригадирлар җитәкчелегендә, елга баш­ларындагы, урман полосалары һәм башка мөмкин булган урыннарда печән хәзерлиләр дидем. Элекке елларда халыкка печән бирелмәгәнлектән, үз терлек­ләренә терлек азыгы туп­лауга ике көн вакыт бирелә иде. Хәзер ул мөмкинлек бетә. Колхозның күп еллык үлән басуыннан колхозчының хезмәткә катнашуына ка­рап, пенсиядәгеләргә һәм хезмәткәрләргә тот­кан терлекләрен ас­рарлык печәнне комбайн белән чабып, кипкән­нән соң һәркемнең хуҗалыгына кайтарып бире­ләчәк. Карар шулай кабул ителде. Һәм үтәлде. Ферма яннарына биш йөз тоннага якын табигый печән тупланды. Һәркем үз эшен башкаргач, терлек азыгы хәзерләү, тораклар ремонты, уракка хәзерлек ыгы-зыгысыз башкарылды. Бу эзсез калмады. Авыл халкында җитәкчелеккә ышаныч бар­лыкка килде. Эшкә мө­нәсәбәт яхшы якка та­мырдан үзгәрде. Әмма югары җитәкчелеккә ши­каять килеп ирешүен җит­кереп, бер бюро әгъ­за­сы тикшерү үткә­реп китте. Озакламый ми­нем персональ эшне тикшерү өчен партия райкомы бюро­сына чакыр­дылар. Гаебем халыкка яшел масса тапшыру заданиесен җиткермәү һәм чәчүлек җиреннән авыл халкына печән өләшү икән. Җинаятем дәүләт милкен тараткан өчен дип бәяләнеп, үземне партиядән чыгарып, суд­ка бирергә җыеналар. Колхоз милкенең дәү­ләтнеке булмавын, гомуми җыелыш карары белән күмәк хуҗалык үз милке белән идарә итә алуын беләм. Моны Беренчегә аңлата алуым нә­тиҗәсендә, карарны йомшарттылар: шелтә бирү белән чикләнделәр. Зурракларыннан берсе: 1976 елда планнан тыш тапшырылган ит өчен район хуҗалыкларына тиешле акчаның булмаячагына ышанган җитәкче, миңа аны юллауны кирәксез гамәл булуын әйтте. Бирелсә ул бер миллион илле мең тирәсе, безгә тиеш­лесе җитмеш җиде мең сум иде. Янәсе дәүләт акчасы дәүләттә калганнан зыян булмый. Тиешле урыннарда исбатлап, хата төзәтелгәч тә кызык­лы бәяләмә булды. "Рифат эш оештырасы урында, акча эзләп йөри" дип, эшемнән канәгатьсезле­ген белдерделәр зур районның партия-хуҗалык активы җыелышында.
СССР исән чагында авыл хуҗалыгына төрле мак­сатчан ярдәм итү­ләр бар иде. Белгәннә­рен мин калдырмаска ты­ры­ша идем. Мелиорация эшләрен тиешенчә рәс­миләштергәндә, дәү­­ләт аның чыгымнарын кап­лады. Беренче ел­лар­да без аны мелиора­ция министрлыгында сов­­­хозлар үзләштереп бе­­термәгән калдыктан кап­­лата идек. 1977 елда бу юнәлештә башкарылган эшләр күләме 265 мең сум­лык булды. Совхозлар акчаны үзләштереп бе­терә язганнар. Эзләнә торгач, авыл хуҗалыгы министрлыгының җир белән эшләү (земледелие) бүлегендә җирләрне тирәнтен (коренное) яхшыртуга билгеләнгән, әмма файдаланылмаган өч миллион сум акча барлыгын белдем. Ел тәмам­ланганчы доку­ментларны тәртипкә ки­тергәндә, башкарылган эше булган хуҗалык мондагы акчага өметләнә ала. Ел тәмамланыр­га вакыт аз калганлыктан, бүлек мөдире терлек азыгы җитештерү буенча министр урынбасарыннан рөхсәт булса ышанычлырак хәл ителәсен кисәтте. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сибгатуллинның Волков белән күптәнге дуслар бу­луын белә идем. Шуңа кү­рә башка колхозлар да файдалана алсын дип, мондый мөмкинлек барын Нурзадә Әсхәдулла улына телефон аша җиткердем. Иртәнге җидедә идарәдә очрашып сөйләшергә килештек. Күрешкәч, мин Казанга бара торырга, ул беренче янындагы иртәнге кыска сөйләшүдән соң киләчәген әйтте. Беренче, начальникның минем белән акча юллашасын аңлагач, районның иң ерактагы авылына барып, сөтчелек фермасында тәртипне тикшереп кайтырга куша. Анда киткәнче тагын беркадәр тоткарлый. Мин Нурзадә Әсхәдулла улының тәрбияле кеше булуына ышанам. Ул, һич­шиксез, килергә тырышачак. Бүлек мөдирен мине күрмиче эш урыныннан китмәвен үтендем. Үзем Владимир Иванович янына кереп, аны җибәрмәс өчен әңгәмә корырга керәсемне әйттем. Җитәкче Кремльгә эш вакыты төгәлләнүгә берничә минут калганда гына килеп җитте. Волков Сибгатуллинның гозерен үзе килгәнче үк белгән иде инде. Икенче көнне заказчылар һәм подрядчылар тиешле документларны алып, җир бүлегендә очрашыр­га ки­­лешенде. Нурзадә Әсхаәдулла улы мелиора­ция эше башкарылган бар­лык хуҗалык­ларның җи­тәкчеләрен һәм Арча ПМКсы начальнигын ки­терүне тәэмин итте. Ми­нем подрядчы Казан­ныкы. Аның җитәкчесен үзем чакырдым. Рай­он хуҗалыкларына, Бе­­ренченең аңлапмы, ял­гы­шыпмы, юлларга ко­ма­чау оештыруына карамас­тан, бер миллион ике йөз уналты мең сум кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев