Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер миллион өчен көрәш

Колхозда җитәкче булып эшләгәндә миңа район җитәкчеләренең кайбер күрсәтмәләрен, алар кушканнан башкачарак юл белән эшләргә туры килде. Иң беренче партия - хуҗалык активы җыелышындагы күрсәтмә күңелемә хуш килмәде. Терлек азыгы хәзерләүга багышланган иде ул. Һәр кешегә өчәр центнер яшел масса җыеп тапшырырга задание җиткерергә кушылды. Колхоз район үзәгеннән ерак. Арчадан...

Колхозда җитәкче булып эшләгәндә миңа район җитәкчеләренең кайбер күрсәтмәләрен, алар кушканнан башкачарак юл белән эшләргә туры килде. Иң беренче партия - хуҗалык активы җыелышындагы күрсәтмә күңелемә хуш килмәде. Терлек азыгы хәзерләүга багышланган иде ул. Һәр кешегә өчәр центнер яшел масса җыеп тапшырырга задание җиткерергә кушылды. Колхоз район үзәгеннән ерак. Арчадан Әтнәгә кадәр начар булса да, юл дип саналган чокыр - чакырлы дамба бар. Аннан колхозга кадәр анысы да юк. Коры вакытта өч сәгатьтән артык йөрелә. Явымлы вакытта, гомүмән, йөрмәвең хәерле. Кыскасы юлда уйланырга вакыт җитәрлек. Аны кайдан җыярга тиешләр. Җыелгач нишләтеп була. Задание алган колхозчы төп эшенә зыян китермәсме. Башкача эшләсәң нәтиҗәсе яхшырак булмасмы, кебек сорауларга җавап эзләдем. Соң кайтылса да, идарә әгъзаларына иртәнге унда гомуми җыелыш үткәрергә кирәкләген әйтеп чыктым. Көн тәртибе: терлек азыгы хәзерләү турында булачак. Терлекчеләр, механизаторлар, төзүчеләр үз эшләрен башкара. Кырчылыкта эшләүчеләр, бригадирлар җитәкчелегендә, елга башларындагы, урман полосалары һәм башка мөмкин булган урыннарда печән хәзерлиләр дидем. Элекке елларда халыкка печән бирелмәгәнлектән, үз терлекләренә терлек азыгы туплауга ике көн вакыт бирелә иде. Хәзер ул мөмкинлек бетә. Колхозның күп еллык үлән басуыннан колхозчының хезмәткә катнашуына карап, пенсиядәгеләргә һәм хезмәткәрләргә тоткан терлекләрен асрарлык печәнне комбайн белән чабып, кипкәннән соң һәркемнең хуҗалыгына кайтарып биреләчәк. Карар шулай кабул ителде.Һәм үтәлде. Ферма яннарына биш йөз тоннага якын табигый печән тупланды.( Кушылганча эшләсәк, нишләтергә белмәгән ике йөз тонна тирәсе масса булырга мөмкин иде. Әлбәттә бөтен кеше дә җиткерелгән биремне үтәсә) Һәркем үз эшен башкаргач, терлек азыгы хәзерләү, тораклар ремонты,уракка хәзерлек ыгы - зыгысыз башкарылды. Бу эзсез калмады. Авыл халкында җитәкчелеккә ышаныч барлыкка килде. Эшкә мөнәсәбәт яхшы якка тамырдан үзгәрде. Әмма югары җитәкчелеккә шикаят килеп ирешүен җиткереп, бер бюро әгъзасы тикшерү үткәреп китте. Озакламый минем персональ эшне тикшерү өчен партия райкоы бюросына чакырдылар. Гаебем халыкка яшел масса тапшыру заданиесен җиткермәү һәм чәчүлек җиреннән авыл халкына печән өләшү икән. Җинаятем дәүләт милкен тараткан өчен дип бәяләнеп, үземне партиядән чыгарып, судка бирергә җыеналар. Колхоз милкенең дәүләтнеке булмавын,гомуми җыелыш карары белән күмәк хуҗалык үз милке белән идарә итә алуын беләм. Моны Беренчегә аңлата алуым нәтиҗәсендә, карарны йомшарттылар: шелтә бирү белән чикләнделәр.(Зурдан кубып, күпсанлы шикаятләргә таянып, бюрога чакырткач буш җибәрергә ярамыйдыр инде. Халыкны терлек азыгы белән тәэмин итү түрәләрнең эш алымында каралмаган 1971 ел шул! 1973 нче елдан хөкүмәт терлек азыгы белән тәэмин итәргә кушты)

Зурракларыннан берсе: 1976 елда планнан тыш тапшырылган ит өчен район хуталыкларына тиешле акчаның булмаячагына ышанган җитәкче, миңа аны юллауны кирәксез гамәл булуын әйтте. Бирелсә ул бер миллион илле мең тирәсе, безгә тиешлесе җитмеш җиде мең сум иде. Янәсе дәүләт акчасы дәүләттә калганнан зыян булмый. Тиешле урыннарда исбатлап, хата төзәтелгәч тә кызыклы бәяләмә булды."Рифат эш оештырасы урында акча эзләп йөри" дип, эшемнән кәнәгатьсезлеген белдерде зур районның партия- хуҗалык активы җыелышында.

СССР исән чагында авыл хуҗалыгына төрле максатчан ярдәм итүләр бар иде. Белгәннәрен мин калдырмаска тырыша идем. Мелиорация эшләрен тиешенчә рәсмиләштергәндә, дәүләт аның чыгымнарын каплады. Беренче елларда без аны мелиорация министрлыгында совхозлар үзләштереп бетермәгән калдыктан каплата идек. 1977 елда бу юнәлештә башкарылган эшләр күләме 265 мең сумлык булды. Совхозлар акчаны үзләштереп бетерә язганнар. Эзләнә торгач, авыл хуҗалыгы министрлыгының җир белән эшләү (земледелие) бүлегендә җирләрне тирәнтен (коренное) яхшыртуга билгеләнгән, әмма файдаланылмаган өч миллион сум акча барлыгын белдем. Ел тәмамланганчы документларны тәртипкә китергәндә, башкарылган эше булган хуҗалык мондагы акчага өметләнә ала. Ел тәмамланырга вакыт аз калганлыктан, бүлек мөдире терлек азыгы җитештерү буенча министр уынбасарыннан рөхсәт булса ышанычлырак хәл ителәсен кисәтте. Районның авыл ңуҗалыгы идарәсе начальнигы Сибгатуллинның Волков белән күптәнге дуслар булуын белә идем. Шуңа күрә башка колхозлар да файдалана алсын дип, мондый мөмкинлек барын Нурзадә Әсхәдулла улына телефон аша җиткердем. Иртәнге җидедә идарәдә очрашып сөйләшергә килештек. Күрешкәч мин Казанга бара торырга, ул беренче янындагы иртәнге кыска сөйләшүдән соң киләчәген әйтте. Беренче начальникның минем белән акча юллашасын аңлагач, районның иң ерактагы авылына барып, сөтчелек фермасында тәртипне тикшереп кайтырга куша. Анда киткәнче тагын беркадәр тоткарлый. Мин Нурзадә Әсхадулла улының тәрбияле кеше булуына ышанам. Ул, һичшиксез, килергә тырышачак. Бүлек мөдирен мине күрмиче эш урыныннан китмәвен үтендем. Үзем Владимир Иванович янына кереп, аны җибәрмәс өчен әңгәмә корырга керәсемне әйттем. Җитәкче кремльгә эш вакыты төгәлләнүгә берничә минут калганда гына килеп җитте. Волков Сибгатуллинның гозерен үзе килгәнче үк белгән иде инде. Икенче көнне заказчылар һәм подрядчылар тиешле документларны алып, җир бүлегендә очрашырга килешенде. Нурзадә Әсхадулла улы мелиорация эше башкарылган барлык хуҗалыкларның җитәкчеләрен һәм Арча ПМКсы начальнигын китерүне тәэмин итте. Минем подрядчы Казанныкы . Аның җитәкчесен үзем чакырдым. Район хуҗалыкларына,Беренченең аңлапмы, ялгышыпмы юлларга комачау оештыруына карамастан, бер миллион ике йөз уналты мең сум кайтарылды.

Сорау туарга мөмкин: ничек инде район башлыгы хуҗалыкларга биреләсе дәүләт ярдәменнән файдаланмау белән килешә ала?

Төп эшләрне башкарырга кредит бирелә. Матди хәле начар, кредит буенча бурычлары күп булган хуҗалыкның җитәкчесен буйсындыру җиңелрәк. Күпмедер вакыттан бирәчәкләр гамәлдән чыгарыла. Башлык моны яхшы белә һәм шуннан файдалана. Планнар уңышлы үтәлү (аның ничек үтәлүен бер колхоздан коралланган милиция отряды белән чәчүлек орлыкны талап алуларын язган идем) һәм өстәгеләрне нәрсәдер сорап борчымау, аңа биләгән постын сакларга ярдәм итә. Мохтаҗлыкта яшәргә күнеккән халык өчен, хөкүмәт карары белән бераз акча бирелүне зур ярдәмгә санау да аның файдасына. Акчасы булмаган( андыйлар күпчелек) хуҗалыкларга, хезмәт хакы бирү өчен, кредит бирелү дә, субсидияләр юллап мәшәкатләнмәскә мөмкинлек бирә. Дәүләт бүләкләре алып, хакимиятне җитәкләүченең, йомшак итеп әйткәндә, халык язмышына битараф булуының ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев