Әтнә таңы

Тагын һәлакәт... әтнәләр ишеттегезме?

Юл-транспорт һәлакәте М-7 "Волга" трассасының 864 нче чакрымында - Питрәч районына караган урында булган. Кичә 07:41 сәгатьтә килеп чыккан. Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7 нче...

Юл-транспорт һәлакәте М-7 "Волга" трассасының 864 нче чакрымында - Питрәч районына караган урында булган. Кичә 07:41 сәгатьтә килеп чыккан.

Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә озатылган. Тагын ике кешенең хәле уртача авырлыкта, диелә. Алар да Питрәч район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Юлларда сак йөрсәгез иде!

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: