Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын үлемгә китергән һәлакәт - " Әтнә таңы"

Һәлакәт шимбә төнендә Казанның Залесный бистәсендә булган. (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә төнге 1нчедә Казанның Залесный бистәсендә җитди юл һәлакәте булган дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 нчы модель "Лада" белән идарә итүче 25 яшьлек...

Һәлакәт шимбә төнендә Казанның Залесный бистәсендә булган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә төнге 1нчедә Казанның Залесный бистәсендә җитди юл һәлакәте булган дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча, 9 нчы модель "Лада" белән идарә итүче 25 яшьлек йөртүче юл кырыенда туктап торган XINO 500 йөк машинасын күрмәгән һәм зур тизлектә аңа килеп бәрелгән.

Бәрелешү аркасында җиңел машинаның түбәсе янчелгән, салонда йөртүче һәм пассажир кысылып калган.

"Лада" йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары 41 яшьлек пассажирны машинадан алып табибларга тапшырганнар, ул алган тән җәрәхәтләреннән соңрак үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев