Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын 2 кешенең гомере өзелде

Казанлы һәм Чаллы кызы коронавирус йогышының корбаннары булды.

Татарстанда коронавирус инфекциясе корбаннары саны 78гә кадәр арткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Үлүчеләрнең берсе-1961 елда туган ир-ат. Аны Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә «коронавирус йогышы»диагнозы белән китерделәр. Авыру дәвамын хастаханәдән тыш ике яклы пневмония катлауландырды, шулай ук сәламәтлек хроник авыруларның кискенләшүе дә начарланды.

"Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән",-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Коронавирусның икенче корбаны-1932 елда туган хатын-кыз. Аны хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озаталар. Шулай ук пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары бар. Үлемнең сәбәбе шулай ук лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/02-10-2020/ot-covid-19-skonchalis-esche-dva-tatarstantsa-5775966

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев