ҖИҢҮЧЕГӘ ТӘКӘ БИРДЕЛӘР
Күәм авылында туып-үсеп, "тамыр җәеп", әйләнә-тирәгә үзләренең хезмәт сөючәнлеге белән танылган Сираҗиевлар, 23 март көнне, Күәм урта мәктәбе спортзалында, Сираҗиев Дилүс Илгиз улы истәлегенә, район күләмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча көрәш бәйгесе уздырдылар.
Иртәнге унынчы яртыда башланган бәйгегә нокта куеп, җиңүче Күәм командасына кубок һәм тәкә тапшырганда кичке алты тула иде инде.
Сүз дә юк, көрәш каты һәм гадел барды. Борыннан кан китсә дә, күз яшьләренә буылып көндәшен күтәреп ыргыткан егерме алты килолы яшь көрәшченең йөрәк тибешен залдагы барлык тамашачылар да ишеткәндәй булдылар. Алга утыртып алу, кырыйдан чолгап күтәреп ыргыту кебек искиткеч матур алымнар күрсәттеләр балалар. Янәшәмдә утыз дистәгә якын мәйдан тоткан көрәшчебез Рәдиф ага Сабитов келәмгә үзе чыгып китәрдәй булып күзәтә, ә үзе хатирәләре белән уртаклаша. "Чыгарылыш сыйныфта, Сабантуй көнне Хәмит абый бездән физика фәне буенча имтихан алды. Егерменче билетны сөйләдем дә, мәйданга йөгердем, көрәшеп барлык көндәшләрне җиңеп, беренче тапкыр батыр калдым".
Хөкем итүчеләр үзебезнең егетләр - спорт мәктәбенең танылган тренерлары. Төп хөкемдар Фаил абый - каты кабыклы хөкемдар икән. Бер кешегә дә бутарга ирек бирмәде. Претензияләрне кабул итмәде. Үз сүзендә нык торды.
Оештыручылар - арабыздан иртәрәк китүче Дилүс абыйның ир туганнары бәйгенең барлык ягын да кайгыртканнар. Көрәшчеләрне итле, кайнар ризык белән бушлай тукландыру, махсус ясатылган кубок һәм медальләр, ә иң мөһиме - мөмкин кадәр күбрәк көрәшчене котлау ниятеннән тугыз категория буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен әзерләнгән, эченә акча тыгылган егерме җиде конверт. Төп команда бүләге кара тәкәне Сабиров Илһам Наил улы бүләк итсә, иң матур көрәш алымнарын күрсәткән ике көрәшчегә дип аталган түбәтәйләрне мәрхүмнең сыйныфташы Нуриев Нияз абый алып кайткан.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
26кг авырлыкта җиңүчеләр: 1 урында Гыйлаҗев Әдел (Күәм), 2 - Мәүлиев Илшат (Күңгәр), 3тә - Гыйниятов Инсаф (Күәм).
28кг авырлыкта: 1 - Холмуродов Ислам (Күәм), 2 - Сәләхетдинов Рәсим (Мәңгәр), 3 - Шакиров Риназ (Мәңгәр).
32кг авырлыкта: 1 - Хәкимов Тәбрис (Күәм), 2 - Камалиев Азат (Бәрәскә), 3 - Хәйруллин Инсаф (Бәрәскә), 36 кг авырлыкта 1 - Галимҗанов Илнур (Күәм), 2 - Сәмигуллин Данис (Бәрәскә), 3 - Хәкимов Дәниф (Күәм).
40кг авырлыкта: 1дә Хәйруллин Таһир (Бәрәзә), 2 - Мөхәммәдиев Райнур (Комыргуҗа), 3 - Мифтахов Рафис (Бәрәзә).
45кг авырлыкта: 1 - Сираҗиев Нуршат (Күәм), 2 - Бәширов Булат (Шашы), 3 - Саммасов Раил (Күңгәр).
50 кг-да: 1 - Фәйзрахманов Нәфкать (Иске Өҗем), 2 - Сираҗиев Рәмис (Күәм), 3 - Салихов Данияр (Шашы).
55 кг-да: 1 - Холмуродов Фәррух (Күәм), 2 - Абдуллин Рәмис (Шашы), 3 - Шаһиев Әнис (Комыргуҗа).
55 кг-нан югары: 1 - Муллагалиев Ислам (Күәм), 2 - Кәримов Инсаф (Мәңгәр), 3 - Якупов Рәсим (Мәңгәр).
Команда буенча җиңүчеләр: 1 - Күәм; 2 - Мәңгәр; 3 - Бәрәскә.
Вакыт тегеләй дә, болай да уза. Яхшылык кылып та, начар уйларга уралып та яши адәм баласы. Авылдашлар исеменнән, туганлыкның кадерен белгән, моны эш белән раслаган Сираҗиевларга, аларны шундый итеп тәрбияләгән Рания апа белән Илгиз абыйга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кайгы-хәсрәт күрми, гел шундый игелекле кешеләр булып, бәхеттә яшәргә язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 21:30Перепись малого бизнеса пройдет по всей стране в 2021 году Весной 2021 года Росстат проведет экономическую перепись малого бизнеса по всем регионам Российской Федерации.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 19:35Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.3900
-
18 гыйнвар 2021 - 18:30Азалияне котлыйбыз! Казанда, Н. И. Мухамедзянов истәлегенә багышланган шахмат турнирында 15 яшьлек кызлар арасында Мифтахова Азалия 3 урынны яулады!8000
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.11400
-
18 гыйнвар 2021 - 16:05Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.7100
-
18 гыйнвар 2021 - 15:30Коронавируска каршы торучанлык "Спутник V" вакцинасын икенче тапкыр ясагач кына барлыкка килә Беренче иньекциядан соң сакланыр өчен иммунитет җитәрлек булмый .7100
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививканы ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзер.5300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:002020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.5600
-
18 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак.4300
-
18 гыйнвар 2021 - 12:10"Сөмбел" фольклор ансамблен котлыйбыз "Сөмбелә" ансамбле "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты.7700
-
18 гыйнвар 2021 - 10:5518 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.4700
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.3600
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.13100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.12100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.30500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.32100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.42901
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.32100
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.29500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика