Әтнә таңы

“Тал үрү җиңел түгел”, – ди Гаяз Гыйлаҗев

Күәм авылында яшәүче Гаяз Исхак улы Гыйлаҗев талдан бишек, тубал һәм төрле кәрҗиннәр үрә.

- Сораучылар күп. Аеруча тал бишекне үз итәләр. Ә мин бу һөнәрне, беренче чиратта, үзем өчен дип, яратып башкарам, - ди ул.
Гаяз абый әйтүенчә, әлеге һөнәрнең нигезе Гыйлаҗевлар гаиләсендә бик күптәннән килә. Заманында тал чыбыктан әтисе дә, абыйсы да үрәләр. Матур, җиңел кәрҗиннәрнең ясалышын күреп үскән егет эшнең асылына җиңел төшенә. Шуңа да:
- Тал үрү бик җиңел түгел, - дип саный ул.
Шунда ук бу эшнең авырлыкларын санап уза. Беренче чиратта кирәкле тал чыбыкны сайлап алырга кирәк икән. Гаяз абый моның нечкәлекләре белән теләп таныштырды. Таллар дигәч тә, аның да төрләре күп икән. "Сары тал - өч, кара тал һәм өянке икешәр төрле булалар", - дип елмая.
"Бер өйрәнсәң, авыр түгелдер ул", - дигән булам.
- Бишек, әигезәк балалар өчен киң итеп, шулай ук төрле зурлыктагы, шул исәптән салам ташу, бәрәңге өчен кәрҗиннәр үрәм. Һәрберсенең үз кыенлыгы бар. Беришен аскы өлештән, төптән, күбесен өстән аска таба үрәм. Шуңа бәйле рәвештә кайберсен үрү - авыр, ә икенчеләрен уңайсызрак була, - ди, миңа сынаулы караш ташлап.Үрүе авыр дигәненең чыбыклары эре, шуңа күрә чыбыкны бөгүе, тиешле кыяфәткә китерүе авыррак икән.
Җәмәгате Зәйтүнә апа өйгә сарай аркылы алып керде. Шунда өелгән тал көлтәләренә күзем төште.
- Көз көне җыеп куям. Ә өйдә, кәрҗиннең кайсы өлешенә кулланачагымны чамалап, сортларга бүләм, - ди Гаяз абый.
Аңлавымча, быел бу һөнәренә иртәрәк тотынган. Чөнки җәй көне эшләп булмый, ди. "Чыбыкның мае булмый", - дип аңлатты. "Бик мәшәкатьлегә охшаган. Бер кәрҗин үрү өчен вакыт күп китәме?" - дип кызыксынам.
- Бишек үрү өчен, чама белән 8 сәгать вакыт китә, - ди. Шулай да зарланмый. Аның иҗат җимешен сорап Әгерҗе, Чаллы якларыннан килүчеләр дә булган. Ерактан килүчеләргә биреп җибәрергә дип, алдан ук үреп, әзерләп куйганнары да бар.Шундый унлап бишек һәм кәрҗинне күрсәтте.

Реклама

Тулырак вариантын "Әтнә таңы" газетасында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: шөгыль
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: