Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талпаннан сакланыгыз!

Әңгәмәдәшебез - "Роспотребнадзор" Идарәсенең Биектау бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина. - Эльвира Гаделҗановна, май аенда табигатькә чыгу чоры башлана. Чир таратучы талпаннан сакланырга кирәклеген искә төшерсәгез иде. Показать полностью.. - Чыннан да, талпан куркыныч бөҗәк. Талпан тешләсә, ул энцефалит, боррелиоз һәм башка йогышлы чирләр йоктырырга мөмкин. - Бу чирләр турында...



Әңгәмәдәшебез - "Роспотребнадзор" Идарәсенең Биектау бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина.

- Эльвира Гаделҗановна, май аенда табигатькә чыгу чоры башлана. Чир таратучы талпаннан сакланырга кирәклеген искә төшерсәгез иде.


- Чыннан да, талпан куркыныч бөҗәк. Талпан тешләсә, ул энцефалит, боррелиоз һәм башка йогышлы чирләр йоктырырга мөмкин.

- Бу чирләр турында тулырак аңлатсагыз иде.

- Талпан энцефалиты йоккан очракта үзәк нерв системасына зыян килә. Чир хәтта сиздермәскә дә мөмкин. Әмма аның үлемгә яки кул, муен мускулларын параличлап, инвалидлыкка чыгаруы, эпилепсиягә, акыл зәгыйфьлегенә китерүе ихтимал. Ә талпан боррелиозы хәрәкәт аппаратын, нервка һәм йөрәк-кан юлларына зыян сала, озак вакытка эшкә яраксызга, инвалидлыкка чыгара.

- Аларның билгеләре нинди?

- Әлеге чирләрнең беренче билгеләре үзара охшаш. Аларның яшерен чоры 1-2 көннән 40 көнгә һәм аннан да күбрәккә дәвам итәргә мөмкин. Авыруның температурасы 37,5-38 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек күзәтелә, укшыта, баш авырта, тынычсызландыра. Талпан тешләсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диагноз никадәр иртәрәк куела, чир шулкадәр тизрәк дәвага бирешә. Бу чирләр хроник төс алырга да бик мөмкин.

- Талпаннан саклану чараларын истә тотарга кирәк.

- Әйе. Табигатькә махсус кием белән чыгарга киңәш ителә. Киемне бигрәк тә химик препаратлар белән эшкәртү нәти-җәле. Әгәр дә махсус кием юк икән, талпан үтеп керә алмаслык итеп киенү зарури. Өске киемне чалбар эченә әйбәтләп тыгарга, җиңнәр, чалбар балаклары шулай ук бөҗәк үтеп керә алмаслык итеп төймәләнсен, бәйләнсен яки җыелып аяк киеме эченә тыгылсын, оекбашларның резинасы тыгыз булсын. Капюшонлы кием кисәң, әйбәтрәк. Капюшонны башка киеп куясың, яулык бәйләсәң, аны яка эченә кертергә кирәк. Талпан күренә торган бер төстәге киемнән булсаң, яхшырак.

- Без, гадәттә, талпан агач өстеннән сикерә дип уйлыйбыз.

- Юк, бу ялгыш фикер. Талпан түбәннән югарыга үрмәли. Бу бөҗәк урманның түбән өлешеннән үзенең корбанын сагалый. Нәкъ менә үлән арасында алар кояш кыздыруыннан саклана һәм анда аларга "азык" очратуы да уңайрак.

- Табигатьтә талпан эләкмәдеме икән дип, үзеңне һәм бер-береңне тикшереп тору кирәктер, минемчә.

- 1,5-2 сәгать саен үзеңне һәм бер-береңне талпаннан тикшереп торырга кирәк. Талпан шунда ук тәнгә берекми. Гадәттә, алар тән юка һәм йомшак урыннарны сайлый: колак арты, муен, култык асты, башның чәчле өлеше. Гәүдәнең башка урыннарында да очратырга мөмкин аларны. Кабатлап әйтәм, талпан тешләсә, кичекмәстән табибка барырга кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев