Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАМАШАЧЫЛАРГА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР

Район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бригадасы Универсиадага хезмәт күрсәтү өчен бүген сәгать 10да Казанның ГИДУВ тулай торагына барып урнашты. "Ашыгыч ярдәм" табибы Ринат Хәкимҗанов, фельдшер Рәмзия Зарипова, шофер Раил Хәбибуллинның, ни өчен нәкъ менә шушы өчлекнең әлеге зур чара өчен сайлануы район халкын гаҗәпкә калдырмас, чөнки әзерлекләре яхшы. Тәүлекнең ни...

Район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бригадасы Универсиадага хезмәт күрсәтү өчен бүген сәгать 10да Казанның ГИДУВ тулай торагына барып урнашты.

"Ашыгыч ярдәм" табибы Ринат Хәкимҗанов, фельдшер Рәмзия Зарипова, шофер Раил Хәбибуллинның, ни өчен нәкъ менә шушы өчлекнең әлеге зур чара өчен сайлануы район халкын гаҗәпкә калдырмас, чөнки әзерлекләре яхшы. Тәүлекнең ни вакытында барып керсәң дә хезмәт күрсәтә алырлык алар. Ринат Мәхмүт улының универсаль табиб икәнлеге берәүгә дә сер түгел, терапевт та, кардиолог та, тагын без белмәгән вазыйфалары күпмедер. Хирург вазыйфаларын үтәгән, Рәмзия Хәмит кызы белән бергә эшләгән, төнлә яраны чистартып теккән вакытларын да күрергә туры килде. Бер-берсен сүзсез дә аңлауларына исем киткән иде. Баш табиб Азат Гарипов та әзерлекләре яхшы булуга басым ясады."Әлеге бригада хөкүмәт, министрлык тарафыннан райондагы, больницадагы белгечләргә зур ышаныч күрсәтеп сайлап алынды. Һәр районнан да бармый "Ашыгыч ярдәм". Универсиададагы һәр объектның баш табибын билгеләделәр. Мәсәлән, Ринат Мәхмүт улы икеләнеп калганда әнә шул баш табиблардан консультация алырга тиеш. Ә аларның вакыты булмаска да мөмкин. Менә шул очракта безнекеләр үзебезнең белгечләргә мөрәҗәгать итеп, алар белән киңәшләшә алачаклар. Чөнки Искәндәр Галиев, Рафаэль Мифтахетдинов, Илдар Закиров кебек тәҗрибәле белгечләрдән торган базовый бригада монда ярдәм итәргә әзер тора. Безнең больницадагы мондый белгечләр тупланмасы башка җирлектә сирәк.

Министрлык әнә шуны күздә тотты. Ә бригада чынлап та лаеклы. Аларны Универсиада өчен өстәмә әзерләделәр, берничә тапкыр укыттылар, практикада сынап карадылар. Инструкциясе белән таныштырдылар. "Ашыгыч ярдәм" машинасын биргәндә үк Универсиадага хезмәт күрсәтү шарты белән бирделәр.

Ул ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган бөтен заманча аппаратлар белән дә җиһазланган. Медикаментлар белән тәэмин ителгән. Соңыннан машина үзебезгә калачак. Бәла-каза килеп чыкмаса, сыната торган белгечләр түгел. Һәркайсы безгә нинди зур ышаныч күрсәтелгәнен яхшы белә. Без уйлаган бер минутка да ярамый торган заман, нәтиҗәсен киләчәк күрсәтер", - дип тә ачыклык кертте Азат Харис улы. Табиблар тупланмасыннан тыш, икенче резерв бригада да бар. Анысы да әзер. Укытылган. Бер-бер хәл килеп чыга калса, травматолог Рафаэль Мифтахетдинов, "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Наилә Хәкимова, шофер Галиуллин Хәйдәр Универсиадага хезмәт күрсәтү өчен китәчәкләр. Ике атна дәвамында табиблар һәм резерв бригадасы Әтнәдән беркая да китмәскә, телефоннарны сүндермәскә дип кисәтелгән.

Ә төп бригада 5 июльдән 20 июльгә кадәр, Универсиададан соңгы кеше китеп беткәнче, Казанда булачак. "Иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 10га кадәр эшләячәкбез. Һәр уенның үз "Ашыгыч ярдәм" бригадасы да бил­геләнгән. Бар да бүленгән. Үз тәртибе бар. Тиешлесен белсәк тә, азрак куркыта, күргән нәрсә түгел. Шулай да булдырырбыз кебек, бригада ышанычлы. Машинасын әйткән дә юк. Сериаллардагы кебек..." - ди КДМУны тәмамлап, больницада 8 ел эшләүче Ринат Мәхмүт улы. 8 ел ашыгыч ярдәм күрсәтүче фельдшер Рәмзия Хәмит кызы да шул фикердә. 4 еллап эшләүче Раил Наил улы исә баш кына селки. "Күз курка, кул эшли, диләр. Баргач күрәбез инде", - диләр бертавыш­тан.

Үзләренә дә, алардан башка яшәүче, һәр минут өчен борчылып торучы өйдәгеләренә дә, больница коллективына да Ходай сәламәтлек һәм сабырлык бирсен. Куанып кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев