Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тамчыдан күл җыела

Күшәр авылында килеп чыккан янгын турында газетабызның алдагы саннарында язган идек. Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә Зариповларның йорт- җирләренә зыян килде. Зур гаилә авыр хәлдә калды. Иң аянычлысы, йортның иң өлкән кешесе - Фагыйлә апа фаҗигале вафат булды. Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигәннәр борынгылар. Беребез дә мондый хәлгә калмабыз...

Күшәр авылында килеп чыккан янгын турында газетабызның алдагы саннарында язган идек.
Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә Зариповларның йорт- җирләренә зыян килде. Зур гаилә авыр хәлдә калды. Иң аянычлысы, йортның иң өлкән кешесе - Фагыйлә апа фаҗигале вафат булды.
Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигәннәр борынгылар. Беребез дә мондый хәлгә калмабыз дип әйтә торган түгел, Аллам сакласын. Безнең халык һәрвакыт ярдәмгә килә торганнардан. Газетабыз аша район халкына мөрәҗәгать итәсе килә. Әйдәгез бу юлы да кеше кайгысына битараф калмыйча, бергәләп Зариповларга булышып алыйк әле. Тамчыдан күл җыела, диләр. Кем күпме булдыра ала - кулдан килгәнчә янучыларга матди ярдәм күрсәтик. Акча күчерергә теләк белдерүчеләр булса Сбербанк картасына, 6390 0262 9017 040550 номерына, Алисия Зарипова исеменә күчерә аласыз.
Инде килеп, карта аша күчерү мөмкинлегегез булмаса, «Әтнә таңы» газетасы редакциясенә дә кертергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев