Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске зиратка берәр тамга куярга кирәк, дип саный өлкән хәбәрчебез

Арчага барганда юл буенда ташлары кайсы утырган, кайсы түнгән борынгы иске зират озатып кала, каршы ала юлаучыларны. Шул турыдан узганда күңелдә бер кызгану хисе туа иде. Элекке "Мәңгәр" зираты диләр бу изге урынны. Ходайдан әмер килгәндер бәлки, бер иманлы бәндәсе бу урынга игътибар итте. Ташларындагы язуларны укыгач, бу тирән тарихка...

Арчага барганда юл буенда ташлары кайсы утырган, кайсы түнгән борынгы иске зират озатып кала, каршы ала юлаучыларны. Шул турыдан узганда күңелдә бер кызгану хисе туа иде. Элекке "Мәңгәр" зираты диләр бу изге урынны. Ходайдан әмер килгәндер бәлки, бер иманлы бәндәсе бу урынга игътибар итте. Ташларындагы язуларны укыгач, бу тирән тарихка барып тоташа икәнен белдек. Урманы да терәлеп кенә торган булган бу авылның. Авылы күчсә дә, зиратны күчереп булмый шул, рәхмәт бу изге күңелле бәндәләргә, бу изге урынны игътибарга алып, бик матур итеп ясап куйдылар.

Күлле Киме авылына кайтканда, дамба буенда да бар шундый изге урын. Изге урынның монысын Иске Киме зираты диләр. Рәхмәт колхоз җитәкчеләренә, тимәделәр бу изге урынга, тамгасы булмаса да сукалатмадылар бу урынны.

Туфан ага Миңнуллин зур җыелышта да күтәреп чыккан иде бу мәсьәләне. Беткән авыллар урынына исемен язып тамга куярга кирәк, дигән иде ул. Күлле Киме авылы халкы да бу изге эшне хуплар. Бу иске зиратка бер таш куеп, берәр агач утыртсалар, бик зур савап булыр иде Күлле Киме авылы халкына.

Элекке әби-бабайлар иске, кешесез нигездән үтәргә туры килсә, "Әгузү бисмилла"ны әйтеп узарга кирәк, диләр иде. Кайбер миһерсез бәндәләр шул кешесез нигезләрне чүп ташлау урыны итәләр. Алла сакласын нигез хуҗалары рәнҗер, аяк куллар сызлар, күзләр күрмәс булыр. Бар андый гыйбрәтләр, элекке әбиләр "Нигезгә укырга кирәк", дияләр иде, "Нигез тотмады микән? - дип авыр хәлгә калучыларга. Үтик картлар йоласын, чиста торсын хуҗасыз нигезләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев