Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бик тәмле бәлеш

Татар халкы ярата камыр ашларын, шуңадыр ул аны меңгә төрләндереп пешерә. Үзгәртә, эксперимент ясап карый, кушасын куша, аласын ала. Алма бәлеше, баланныкы, лимонныкы, күрәгәдер, катлысы, төчесе. Ниндиләре генә юк. Күргән берсе гаҗәпләндерә.

Редакциягә өлкән хәбәрчебез Луиза апа Шәмсиева пирог (бәлеш) пешереп алып килгән. Рәхмәт өлкәннәребезгә, безне менә шулай тәм-том белән икеләндереп, сыйлап алырга яраталар. Ул пирогның хуш исе, ул төсе, ул тәме. Карап торышка авыз суларыңны китерә. Табын артында тагын бер аптырадык, үзгә тәм бар кебек, тәмле, төрлечә баш ваткач, Луиза апаның үзенең башын әйләндердек. Газетага язарлык ук түгел инде, дип каршы килсә дә, кайбер нечкәлекләрен белдек.

"Камырга бер әйберне дә үлчәп салганым юк, шуңа күрә граммнарын әйтә алмыйм. Өйдә нәрсә бар, шуның белән эшлим. Атланмай, булмаса маргарин кулланам, булса каймак, азрак исле сыек май (күп түгел), булса йомырка салам. Күп очракта салмыйм да. Тоз, шикәр комы, чүпрә кушып камыр басам. Басып бетергәндә ябышмас өчен тагын чүт кенә сыек май салып басып бетерәм. Күбрәк ярты литр сөткә эшлим. Май 1 литр сөткә 1 пачка маргарин исәбеннән, атланмайны да шул исәптән кулланам. Кеше майонез да сала. Бәлешнең эчлеге ассорти, булган вареньеларны да кулланам. Күрәгә, алма, лимон, апельсин тартып та эчлек ясап куям, кемгә кайсы ошый инде. Ясалганы булмаса, берничә төрле вареньены кушам. Эчлеккә тәмләткечләр өстим, азрак корица салып җибәрәм. Корица яратмаучылар ванилин куша ала. Һәркем белгәнен эшли инде. Тәмле, дип ашаганыгызга рәхмәт. Яратып, "Бисмиллә" әйтеп тотынсаң, кемнеке дә уңадыр инде",- ди Луиза апа. Пешереп карагыз, чынлап тәмле иде пирог!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев