Әтнә таңы

Әтнә Рүзәле җиргә береккән

Гап-гади бер авыл баласы син. Тамырларың җиргә береккән... Туган авылыннан ике генә елга аерылып тора ул. Резеда Сәмигуллина, Күшәр мәктәбе укытучысы Ир-егетнең Ватан алдында булган бурычын үтәп, Туган илен сак­лап, армия сафларында хезмәт иткәндә. Шул вакытта да, ындыр артындагы басудан тракторлар гөрелтесе, ерак басудагы тук башаклар җыры, Ашыт елгасы буендагы...

Реклама

Гап-гади бер авыл
баласы син.
Тамырларың
җиргә береккән...
Туган авылыннан ике генә елга аерылып тора ул.
Резеда Сәмигуллина, Күшәр мәктәбе укытучысы
Ир-егетнең Ватан алдында булган бурычын үтәп, Туган илен сак­лап, армия сафларында хезмәт иткәндә. Шул вакытта да, ындыр артындагы басудан тракторлар гөрелтесе, ерак басудагы тук башаклар җыры, Ашыт елгасы буендагы болында атлар кешнәгәне, таң алдыннан пар сандугачның чутыл­да­шып серләшүләре, биг­рәк тә, әти-әнисенең ир­тә таңнан торып эшкә чы­гып китүләре - төшенә бер генә түгел, ә көн саен ке­реп, кыска, татлы солдат йокысыннан уятып ап­тырата аны. Шуңа күрә чит­тә бәхет эзләү турында уена да кереп чыкмый аның. Авылына әйләнеп кайтуга, һич икеләнмичә, туган колхозында хезмәт юлын башлый.
Мәктәп елларыннан ук төгәллеккә өйрәнгән кеше буларак, нинди ге­нә эш­кә тотынса да, ирен­ми­чә, җиренә җитке­реп баш­кара Рүзәл. Яшь егет­нең эшкә сәләтен, ты­рышлыгын күреп, баш­та бригадир ярдәмчесе, соңрак дуңгызчылык фер­масына мөдир итеп эш­кә билгелиләр аны. Үзе эшләгән чорда, то­рак­ларда тәртип, чисталык урнаштырып, дуңгыз үр­четү буенча районда ал­дынгы урынга чыгара. Семинарга килгән хез­мәт­тәшләре дә, район җи­тәкчелеге дә эшенә уңай бәя бирә.
2001 елда, Кушәр күмәк ху­җалыгына яңа рәис сай­лау мәсьәләсе килеп ту­гач, авылдашлары, кол­хозның аксакаллары бер­тавыштан аның кандидатурасын хуплыйлар. Һәм ялгышмыйлар. Рәис­лек итүнең беренче көн­нәреннән үк баштанаяк эш­кә кереп чума. Бар кө­чен, белемен, тырышлы­гын колхозны алдынгы­лар сафына чыгару өчен сарыф итә.
Күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төн­нәр бер-бер артлы уза торды. Күмәк хуҗалык­ның йөзе тамырдан үз­гәр­де. Мөгезле эре терлек­ләр өчен яңа тораклар, трак­тор-машина паркында җылы, уңайлы гаражлар сафка басты. Читтән ка­раганда, авыл кечкенә бер крепостьне хәтерләтеп тора хәзер. Бер генә җи­мерек объект, бер генә ау­ган койма күрмәссең ху­җалыкта. Колхозчылар тор­мышында да үзгәреш­ләр артты: авыл­га килеп керүгә таш җә­елгән юллар, берсеннән-берсе төзек, зәвык­лы өйләр, печәнлекләргә ге­нә сыймыйча, ындыр ар­ты­на өелгән печән-салам кибәннәре, абзар тулы мал-туар - болар барысы да муллык, байлык бил­гесе, хуҗалык рәисенең игенченең тынгысыз хез­мә­тен югары бәяләве.
Колхозның киләчәген дә кайгыртып яши Рүзәл. Авыл­да яшьләр теләп кала, чөнки барысы да эш бе­­лән тәэмин ителгән, өр-яңа тракторлар ышанып тапшырылган, ва­кы­тын­да лаеклы хез­мәт хакы түләнә.
Тулырак язманы газета битләреннән укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: