Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тартасың икән – урыныңны бел!

Эш урыннарында, транспортта, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә, дәүләт җитәкчелеге органнарында 1 июньннән тәмәке тарту тыела.

Бу - тәмәкегә каршы көрәш буенча Халык­ара сәламәтлекне саклау оешмасы конвенциясенең төп таләпләреннән берсе. 2013 елның февралендә, өченче укылыштан соң, ниһаять, Дәүләт Думасы Россиядә дә, тәмәке тартуга каршы закон кабул итте. Закон нигезендә, тәмәкене билгеле бер урыннарда гына тартырга мөмкин. Теләмәсәң - 1000нән алып 1500 сумга кадәр штраф. Моннан тыш балигь булмаганнарны бу эшкә тарткан өчен, аларга сигарет саткан өчен, тәмәкене рекламалаган яки аңа карата спонсор булган өчен физик һәм юридик затларга 500 сумнан алып 150 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Ә бездә әлеге законга карата нинди караш? Тәмәке туртучылар ни уйлый да, тартмаганнарның фикере нинди? Шуңа охшаш сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Алмаз Гәрәев, Казан кунагы:

- Тәмәке тартам. Әлеге законга карата фикерем уңай. Тартуны ташларга да әйбәт булыр . Штраф салсыннар, күптән вакыт иде.

Хәбир Хәкимҗанов, Күшәр авылы:

- Үз гомеремдә бер тапкыр да тартканым булмады. Улларымда да тартуга карата тискәре караш тәрбияләргә тырыштым. Бик шәп закон кабул иткәннәр. Сәламәт яшәү рәвешенә этәрә торган. Бөтенләй тартмасыннар. Җәмгыятьтә яшәгәч, шуның кануннарына буйсынырга туры килә.

Габдерәшит Шәяхмәтов, Олы Әтнә авылы:

- Шәхсән, үзем тартмыйм. Тарткан кешене дә өнәмим. Җәмәгать урыннарында тарту - бик ямьсез күренеш. Балаларга да начар үрнәк. Авызга сигарет капканчы, тирә- яктагы кешеләр турында уйлансак иде. Үзебез генә агуланмыйбыз бит, якыннарыбызның сәламәтлеген дә куркыныч астына куябыз.

Лидия Кәримова, Олы Әтнә авылы:

- Танышларым арасында тәмәке тарту­чы­ кызлар да бар. Бу бигрәк тә куркыныч. Киләчәкләре турында уйласыннар иде. Күрә торып үзен агулаган анадан ничек сәламәт бала тусын инде. Бу закон бик вакытлы кабул ителде.

"Реклама да бик көчле. Кайсы кибеткә килеп кермә, икмәктән алда, сигарет пачкалары тора", - диючеләр дә булды.

Шулай, зур акчалар артыннан куып тирә-яктагылар турында онытып та җибәрәбез. Тәмәке тартуга­ каршы үткәрелгән чараларның уңай ягы булмый калмас анысы. Тик үзеңнең күңелеңдә булмаса, бу гына ярдәм итәр микән. Бәхәсләшеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев