Әтнә таңы

“Тартма, дип әйт син...”

Иң арзан аракының бәясе - 300, тәмәкенеке 100 сум буласы, дигән хәбәр хатын-кызларның башына суккан кебек булгандыр. Начар гадәтләрне бетерәләр имеш. Бетерерсең бар.

Көлсәң көл, еласаң ела. "Сигарет 38 сум булып кайткан, ишеттеңме? Электән кайтканы калмадымы икән?" дип, юлда очраган күршем белән кибет саен кереп арзанлы сигарет эзлибез. Таптык. Алдык. "Тагын азрак бар әле алсагыз", - ди сатучы. "Тартма, дип әйт син", - ди күршем. "Ташларга кирәк инде..." Бәя артып кына тартучы, эчүче кимерме соң?

Тәлгать Низамов, Бәрәскә фермасы мөдире:

- Аракыны да, тәмәкене дә бетереп карадылар. Ул вакытта аракы 2 сум 89 тиен иде. Ә хәзер арзаны 200 сумга якын. 300-500 сум булса да, ташларлар дип уйламыйм. Тагын кулдан ясап, арзанлы теләсә-нәрсә эчеп агуланып бетәрләр. Тәмәкене бакчада үстерә башларлар. Элек шулай булды.

Нурзыя Мәгъсүмова, Өшкәтә авылы сатучысы:

- Ашауны киметсә киметә кеше, эчү белән тартуны киметми. Бер бала әйткән ди әтисенә, "Әти, аракы белән тәмәкегә бәя арткан, син эчми, тартмый торырсың инде", дип. "Юк, улым, аракыны мин эчәм, син азрак ашарсың", дигән ди әти кеше. Шул инде бу. Бәягә дә ияләнә халык, башта гына "ах", итеп ала.

Рәшидә Мортазина, Олы Әтнәдә китап сатучы:

- Эчүчене дә, тартучыны да күрә алмыйм. Читләшергә тырышам, тик барыбер очрашырга туры килә. Бәя артып кына эчүе дә, тартуы да кимемәс. Кешенең үз теләге булмаса, әйтеп тә, аңлатып та керми.

Реклама

Фирдәвес Гәрәева, Олы Әтнә кибете сатучысы:

- Аз-азлап бәя күтәрелеп тора инде ул. Әле алучыларның кимегәне юк. Кимер дип тә уйламыйм.

Сания Нәҗипова, укытучы-пенсионер:

- Кимеми. Без моны үттек инде. Әлеге бәя артуның байларга йогынтысы булмый. Хәерчесе ашамаса ашамый, аракы белән тәмәкене ала. Агуланулар күп булачак. Дөрес сәясәт түгел бу!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: