Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ташчишмә” дә сөтне арттыра

11 декабрьгә район күмәк хуҗалыклары бер баш сыердан уртача 17 килограмм сөт савып алдылар.

Уртак уңышта "Шахтер", "Ленин" һәм "Ташчишмә" хуҗалыклары аерым урын алып торалар. Беренче икесенең терлекләрне тәрбияләү шартлары, алардагы заман технологиясе хакында күп яздык. "Ташчишмә" дә шул юлдан атлый.

- Савым сыерлары өчен заманча тәрбия шартларына корылган тораклар һәм савым залы төзелә башлады, - ди зоотехник Тәлгать Гыйззәтуллин. Аңлавымча, монда да "Шахтер"дагы кебек зур комплекс төзиләр.

Бу көнне хуҗалыкта һәр сыердан уртача 20,26 килограмм сөт саудылар. Узган елгыдан 1,66 килограммга күбрәк бу. Зачет исәбеннән саткан сөт күләме 2012 елның шул ук көнендәгедән 1137 килограммга артык. Алдагы көнгә карата да артыклык 9 килограмм тәшкил итә.

Хуҗалыкта сөтне нәрсә исәбенә арттыралар икән?

- Савым сыерларына кукуруз оны бирә башладык. Шулай ук бер баш сыерга ярты килограмм исәбеннән симәнке, рапс жмыхы, 15 литр исәбеннән сыек барда бирәбез, - диделәр.

"Раздой" сыерларының һәрберсенә - 2 килограмм, сөт күләменә карап һәр литрга 250 грамм өстәмә он бирәләр.

- Бозау алу буенча да узган елгы план үтәләчәк. Бозаулату торагына күз салыгыз, - дип, шунда алып бардылар.

Бозаулату торагында 13 бозау, алардан тыш 74 буаз терлек урын алган. "Әле тагын киләсе терлекләр бик күп", - диделәр.

Ә республика сводкасында Әтнә районы элеккечә үк беренче урында бара. Бездән соң, таблицада икенче урында урнашкан Сабада - 16 килограмм. Республика буенча уртача савым 11 килограмм тәшкил итә. Тулай савым буенча да без - "беренче бишлек"тә!

Баш белгеч әйтүенчә, сөтнең чисталыгы һәм муллыгы, беренче чиратта, лаборант Фәнис Әгълиуллин белән селекционер Гадилә Фәйзрахмановага бәйле. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы