Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Ташчишмә” терлекчелеге дә заманлаша

Хуҗалыкта савым залы һәм сыер тораклары булган яңа, заманча торак төзелеше дәвам итә.

Мөндешнең төзелеш бригадасы торакларның берсен тиздән куллануга тапшырырга җыена. Сөт саву комплексы "Шахтер"ныкы кебек үк булачак.

- Районның күп хуҗалыгында эшлибез. Әйтик, безнең бригада "Күшәр"дә, "Мәңгәр"дә, "Тукай"да эшләде. Әлегә "Кормовой проход"ның тимер ишекләрен куябыз. Өйрәтеп, күрсәтмә биреп торасы юк. Кайчан нәрсә эшләргә кирәклеген яттан беләбез, - бригадир Раиф Мөхәммәтҗанов.

Эретеп ябыштыручы Илмир Галиуллин да:

- Ияләнгән, белгән эшне башкаруы ук күңелле, - дип саный.

Янә бер бригада "КамАЗ" алып килгән бетонны җәеп, тарату белән мәшгуль. Аякларына резина итекләр киеп, бетон измә эченә кереп басканнар.

Хуҗалык рәисе Рәис Җәләветдинов та шушы торакта.

- Сыерларның аягы таярлык булмасын, - дип, эш барышын күзәтә.

- Бар да тиешенчә булачак, - ди әлеге бригада җитәкчесе Алмаз Вафин. Аның: "Тулысынча әзер булгач, таналарны торакка үзебез үк куып кертәбез", диюен ышанычлылык эталоны буларак кабул иттем. Торак бик матур, кыскасы, эчтән дә, тыштан да ялтырый. Мондагы яктылыкка сокланырлык, хәтта вентиляция шахталары тоташ поликарбонаттан.

"Ташчишмә" зоотехнигы Тәлгать Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, биредә быел ук, авырлыгына карап, таналар урнаштырырга уйлыйлар. Яңа ел тирәсендә савым залын төзи башлыйлар: инде материаллар кайта башлаган. Сүз дә юк, бик уңайлы. Терлекләрне калын салам аслыкта бәйләмичә тәрбиялиләр. Ашарга, эчәргә дә, кардага да үзләре үк чыгып-кереп йөриләр. Башкалардан күренгәнчә, яңгыр-кар булмаса, мөгезле терлек кардадан торакка керергә бик атлыгып та тормый.

Торакның карда өлеше дә матур. Иркен, зур мәйдан били. Тимер белән эшләнгән. Төргәкле саламнар кертеп, өеп куярга да өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев