Әтнә таңы

“ТАШЛАМА ГАРМУНЫҢНЫ..!”

Авылдашым һәм дустым - Шакиров Илсур газетада бик матур гына бер мәкалә язып чыккан иде. Шул теманы дәвам итеп, үзем һәм гармун белән булган берничә вакыйганы бәян итәргә булдым.

Реклама

4-5 классларда укыган­да гармун кычкырта башла­дым. Әти мәрхүм, су­гышка кадәр үзе дә гар­мунда уйнаган. Уң кулы­ның берничә бармагы өзелеп, калганнары гарип - хәрәкәтсез калгач, гармунны әйләндереп сул кул белән берничә көй уйнарга маташа иде. Кем­нәндер калган иске гармунда мин, ул вакытта бик популяр булган "Умырзая" көен һәм җиңел уйнала торган "Суда - суда" көен чыгара башлагач, әти Казан шәһәрендә "Ва­раксин" гармунын тө­зәттереп алып кайтып бирде. Менә шул гармунның матур тавышы мине гармун уйнарга өйрәтте дә инде. Мәктәптә 18 телле зур гына гармун бар иде. Озын тәнәфестә чират торып шул гармунда уйныйбыз. Кызлар бииләр, яшь укытучылар вальс әйләнәләр. Кушлавычтан килеп укучы малайлар гармунда оста-йөгерек уйныйлар иде. Тукай туган авыл буларак, клублары баерак, гармуннары да берничә. Кечкенә авыл булганлыктан зур егетләр аз, малайларга да гармунда уйнап карау бәхете эләгә. Безнең авылда зур егетләр таушалып беткән клуб гармунында көй чыгарырга маташалар, безгә бик чират җитми. Өйдә дә иркенләп уйнап булмый: я әбинең намаз укыйсы бар, я кечкенә сеңелләр­нең йоклыйсы. Иркенләп гармун уйнау бәхете әти өйдә вакытта гына эләгә. Андый очрак атнага бер-ике генә була. Җәйге кичләрдә урамга - капка төбенә чыгып уйнау гадәткә кереп китте. Авыл гармуннар тавышына шау итеп тора. Югары очта Альбертның "Тульский" хромкасы тавышы, "мая башы"нда Фә­ритнеке, авыл уртасында Рафисның "Беларусь" гар­муны сыптыра, ә минем "Вараксин" гармунының ачык, яңгыравык тавышы барысыныкын да баса. Ул чорларда минем туган авыл - Югары Сәрдәдә чын-чынлап гармун "бум"ы башланды. Безнең мәктәпкә Наласа авылы кызы - Миңлегөл апа­ның укытырга килүе, бу "бум"­га өстәмә этәргеч бирде. Ул Арча педучилищесын бетергән. Баянда үзе уйнап, бик матур итеп җырлый. Миңлегөл апа җитәкләгән сыйныфта бөтен малайлар, ә алар дистәдән артык, гармун уйнарга өйрәнделәр. Авылдагы гармунчыларны саный китсәңме: иң оста гармунчы - Шакиров Рафисны атамый ярамас. Авылда иң беренче булып баянда уйнарга ул өйрәнде. Тирә-юньдәге авылларда аннан да остарак баянда уйнау­чы юк дип беләм. Язмамның максаты - үзем һәм гармун белән булган вакыйгаларны тасвирлау иде, шулай да, алда язылганнарны искәртеп китүне кирәк санадым. Мәскәүдән гаиләсе бе­лән ялга кайткан туганнан туган Илдар абый миңа үзенең "Шуйский" хромкасын калдырып кит­те. Бу гармунны, ике рәт төймәле гармуннар арасында, иң яхшысы дип саныйм. "Беларусь" гармунының тавышы баянга тартымрак - тонык, "Тульский" гармун артык ачы тавышлы, ә Армавирда чыккан гармуннарның көй чыгару мөмкинлеклә­ре чиклерәк. Менә шул "Шуйский" гармунында, флотка хезмәт итәргә киткәнче, хәйран йөгерек кенә уйнарга өйрәндем. Клубта кызларны биетерлек дәрәҗәдә идем. Калининград өлкәсендә өйрәнү мәктәбендә хезмәт иткәндә кулыма үземнеке кебег­рәк гармун эләкте. Кичке ашны ашагач берничә сәгать буш вакыт була. Бер буш бүлмә табып, шул гармунда уйный башладым. Бик бирелеп уйнаганмын күрәсең, кемнеңдер ишек шакып бүлмәгә кергәнен сизми калдым. Беренче дәрәҗә старшина погоны таккан егетне күргәч, мин, хезмәт итә генә башлаган матрос, гармунны ташлап "үррә" каттым, ягъни, "смирно" положениесенә бастым. Ул татарчалап: "Ташлама гармунны, уй­на, уйна!" - диде. Шулай итеп аның белән танышып киттек. Исем-фамилиясен хә­терләмим, беренче һәм соңгы мәртәбә күрдем. Тумышы белән Башкортстаннан иде булса кирәк, Балтик флотында "Киров" крейсерында өченче ел хезмәт итүен, бирегә бер айга белем арттырырга килүен әйтте. Миннән гармунда яңа чыккан көйләрне уйнауны сорады. Бик күңеле булып китеп барды. Корабльдә хезмәт иткәндә, үзебез яшәгән кубриктагы егетләр белән җыйналып, "Чайка" дигән арзанлы гына гармун сатып алдык. Ул вакыттагы акча белән 22 сум тора иде. Менә шул гармун, диңгезче хезмәтенең бертөрлелеген үзгәртергә, авылны сагынуны киметергә ярдәм итте дә инде. Корабльдә кубрик саен бер музыка коралы бар, ә элемтәчеләрдә берничә. Чөнки алар барысы да "музыкальный слух" белән, гитарадан башлап флейтага кадәр уйный беләләр. Ләкин гар­мун тавышына җитми инде, барысыныкын да баса. Шулай кубрикта гармун уйнап утырам. Ми­нем янга шкипер ко­ман­да­сында хезмәт ит­кән болгар егете килде. "Син нинди халык көйләрен уйныйсың?" - ди. "Татарныкын", - дим. "Мин болгарча уйныйсыңмы дип уйлаган идем. Көйләр белмим, колакка аю баскан. Шулай да йөрәккә бик якын көй ишеткән кебек булып киттем", - ди. Яңадан бер вакыйганы бәян итмәсәм, язмам тулы булмас кебек. 2004 елның ноябрь аенда, Эчке Эшләр Министрлыгының Мәскәү өлкәсе Звенигород шәһәрендәге шифаханәсендә дәваланганда, мәдәният йор­тында гармун күреп уйнап карадым. Дәваланучыларның ялын оеш­тыручы ханым яныма килде дә, куелачак концертта чыгыш ясавымны үтенде. Русча берничә генә көй уйнавымны, аларның да "на татарский лад" килеп чыгуын әйткәч, "Ә сез татар көе уйнагыз! Берне генә түгел, берничәне. Безнең барыбызның да тамырларында күмпедер күләмдә татар каны ага", - диде. Шулай итеп Рәсәйнең нәкъ уртасында, йөзләгән халык алдында, татар көйләренә тезмә уйнадым. Болай ошаттылар шикелле, бик көчле итеп булмаса да, кул чаптылар. Иртәгесен, чибәр генә бер марҗа ханым килеп: "Вы хорошо играли. Мой муж хотел уйти в палату. Когда вы начали играть, обратно сел в кресло. Ему понравилось, даже глаза за­блестели. Такое с ним редко случается", - диде.Минем бу парны массаж бүлмәсендә күргәнем бар иде. Ире коеп куйган татар кыяфәтле кеше инде, маңгаена гына язылмаган һәм шулай булып чыкты да. Садыйков фамилияле ФСБ полковнигы икән. Без танышмадык. Мин үземне Кышлау авылының Фирдәвес кебек оста гармунчы дип әйтә алмыйм. Шулай да мәҗлесләрдә, чакырылган баянчы булуга карамастан, "Әйдә, Рәүф, уйна әле. Син уйнасаң җырлыйсы килә башлый", - дип, кулга гармун тоттыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: