Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татар ашлары" тәкъдим итә: Татарча пылау пешерү рецепты

600 г сарык ите 2-2,5 стакан дөге 2 кишер 3 суган 1 баш сарымсак 5-6 аш кашыгы үсемлек мае Тәмләткечләр: 1 бал калагы - карри 1/2 бал калагы төелгән чили борычы 1 -2 аш кашыгы барбарис 1 чеметем төелгән имбир 1 чеметем төелгән кардамон 1 чеметем зира, кумин Казанга кызарга...

600 г сарык ите
2-2,5 стакан дөге
2 кишер
3 суган
1 баш сарымсак
5-6 аш кашыгы үсемлек мае

Тәмләткечләр:

1 бал калагы - карри
1/2 бал калагы төелгән чили борычы
1 -2 аш кашыгы барбарис
1 чеметем төелгән имбир
1 чеметем төелгән кардамон
1 чеметем зира, кумин

Казанга кызарга үсемлек мае салабыз. Ул арада озынча итеп кишер һәм суганны турый торабыз. Шунда ук бик зур булмаган кисәкләргә бүлеп итне салабыз, болгатабыз һәм капакачын ябып куябыз.

Соңрак тәмләткечләрне салабыз.

Дөгене юабыз һәм ит пешеп чыккан ит өстенә салабыз. Болгатырга кирәкми.

Тоз сибәбез һәм дөгене капларлык итеп су салабыз.

Әкрен утта пешерәбез.

Дөге суны сеңдереп бетергәч сарымсакны берничә кисәккә бүлеп яки төеп өстенә сибәбез.

Дөге пешеп чыкканчы, берничә урынга тишемнәр ясыйбыз һәм кайнаган су салабыз.

Табынга чыгарыр алдыннан пылауны яхшылап болгатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев