Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар авторы русча язган әсәрне татар әдәбияты дип саный алабыз – Тәбрис Яруллин

"Яңа татар прозасы" бәйгесе старт алды. (Казан, 21 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Яңа татар прозасы" бәйгесендә, күп булмасалар да, рус телле авторлар да катнаша. Алар белән Мәскәүдән махсус чакыртылган язучы Илдар Әбүзәров эшләячәк. Бу хакта "Татар-информ"да яңа татар прозасы әдәби бәйгесенә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлеге факт, әлбәттә,...

"Яңа татар прозасы" бәйгесе старт алды.

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Яңа татар прозасы" бәйгесендә, күп булмасалар да, рус телле авторлар да катнаша. Алар белән Мәскәүдән махсус чакыртылган язучы Илдар Әбүзәров эшләячәк. Бу хакта "Татар-информ"да яңа татар прозасы әдәби бәйгесенә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлеге факт, әлбәттә, сорау һәм бәхәс тә кузгатты. Оештыручылар - Йолдыз Миңнуллина, Тәбрис Яруллин татар авторы рус телендә язган әсәрләрне татар әдәбияты дип саный алабыз дигән фикердә.

"Монда эш авторның үзен кем итеп тоюында, - ди Йолдыз. - Мәсәлән, Айрат Бикбулатов - гомер буе рус телендә язган шагыйрь. "Минем русча язган шигырьләремдә татарлыгым бар", - ди ул. Аның рухында татарлык бар икән - ул әсәрләрендә сизелә. Икенчедән, Татарстаннан чыккан татар балалары республиканы читкә таныта икән, нигә без аларны читкә кагарга тиеш?! Андыйларны читкә тибәрергә түгел, үз рухыбызда үстерергә кирәктер".

"Милли мәсьәлә ул чикләр кую түгел, ул төрлеләндерү булырга тиеш, киң карашлылык кирәк. Милли мәсьәлә рамкалар куюга кайтып кала икән - бу тупик," - диде Тәбрис Яруллин.

"Ялкын" журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин: "Рус телле әсәрләрне без татар әдәбияты итеп кабул итәргә тиешме?" - дигәндә, мин: "Юк" дияр идем. Алар татар әдәбияты үрнәге була алмый. Бәлки, алар искәрмә рәвешендә, татар әдәбиятының бер өлеше итеп каралырга хокуклыдыр", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, "Яңа татар прозасы" бәйгесе кысаларында катнашучылар, апрель башында Казанга килеп, остазлары - Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән һәм Илдар Әбүзаров белән очрашып, алардан осталык дәресләре алачаклар, дәресләр ай буена - хикәя язылып беткәнче онлайн дәвам итәчәк. 29 апрель - әсәрләрне уку көне.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев