Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә

Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар...
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов.
(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.
"Дуслыктан та матуррак күренеш юк дөньяда. Ызандаш республика һәм төбәкләрдә өлкәннәр белән дуслык күпере булдыру әйбәт, әмма ул 100 процент нәтиҗә бирми. Балалар, яшьләрне дә җәлеп итү кирәк. Шул җәһәттән мин Ык буе авыллары балаларын махсус лагерьга җыю турында проект тәкъдим иттем. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка да әйттем, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да булдым. Миңа калса, әлеге тәкъдимне матур гына кабул итеп алдылар", - диде Фәнир Галимов.
Туймазы районы Төмәнәк авылының патриоты, эшмәкәр Фәнир Галимов Ык буе районнарындагы балаларны туплап, слет сыман бер җыен үткәрергә кирәк, ди.
"Авыл тормышына якынайта торган лагерь шикеллерәк итеп уздырырга кирәк дип уйлыйм аны. Чөнки галимнәр генә әзерләү түгел, тормыш итәргә, ашарга-эчәргә, яшәргә дә кирәк бит. Авылны яраткан балалар бар. Аларны ничек тә авылга тартырга кирәк. Алар шунда үзләренең эшләрен табып, гаиләләр корып, туган җирендә матур итеп яшәргә тиеш. Менә шушы башлангычларга аз гына булса да үзебезнең өлешне кертәсе килә", - диде Фәнир Галимов.
Быел тәүге тапкыр узачак җыенның урыны инде билгеле. Ул - Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы. Анда 60-70 бала килүе көтелә.
"Аннан соң Татарстан белән Башкортстан арасында гына түгел, Татарстан белән Чувашия, Киров өлкәсе балаларын да үзара якынайтуга өлге булсын иде бу җыен. Бу эшләрне Бөтендөнья татар конгрессы да хуплар дип өметләнәм. Кабатлап әйтәм, дуслыктан да матур әйбер дөньяда юк. Акча да, катлы-катлы йортлар да дуслык итә алмый, фәкать кешенең күңеле генә дуслыкны кабул итә һәм ныклы итә ала", - диде Ык буенда урнашкан 14 чиктәш район балаларын лагерьга җыю тарафдары Фәнир Галимов.
Фото: Султан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 13:15Әтнәдә ике кешедә коронавирус ачыкланган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды900
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.11300
-
26 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.16600
-
26 гыйнвар 2021 - 17:30Җитәкчебезне кабат бүләкләделәр "Әтнә таңы" газетасы редакциясе җитәкчәсе Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызын "Россия Журналистлар берлеге" Грамота белән бүләкләде.10200
-
26 гыйнвар 2021 - 16:30Хоккейчы егетләрне котлыйбыз! 23 гыйнвар көнне Әтнә районы урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында XV Спартакиада кысаларында хоккей буенча турнир узды.17400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Күлле-Кимедә балалар белән очрашу үткәргәннәр Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.12500
-
26 гыйнвар 2021 - 14:05Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле коронавирус белән авырган кешеләргә көздән дә иртәрәк прививка ясатмаска киңәш итә.11000
-
26 гыйнвар 2021 - 13:301997 елга кадәр теркәлгән мөлкәтне Росреестрда бушлай рәсмиләштерергә була Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.10200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә рызык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.8800
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.36600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.35100
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.34400
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.28100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика