Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар балаларына туган телдә белем бирү буенча начар эшләүче районнар билгеле

Энгель Фәттахов барлык муниципаль берәмлекләрдә дә татар телендә белем бирүче балалар бакчалары тикшереләчәген әйтте. (Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәктәпкәчә чор - туган телне өйрәнү өчен иң кулай вакыт. Бу җәһәттән туган телдә белем бирүче балалар бакчаларының нәтиҗәле эшләве, шулай ук, барлык бакчаларда сыйфатлы тел белеме бирүне оештыру бурычлары...

Энгель Фәттахов барлык муниципаль берәмлекләрдә дә татар телендә белем бирүче балалар бакчалары тикшереләчәген әйтте.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәктәпкәчә чор - туган телне өйрәнү өчен иң кулай вакыт. Бу җәһәттән туган телдә белем бирүче балалар бакчаларының нәтиҗәле эшләве, шулай ук, барлык бакчаларда сыйфатлы тел белеме бирүне оештыру бурычлары куела. Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында, татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчалары игътибар үзәгендә булуын билгеләп узды.

"Туган телдә белем бирүгә сәләтсез тәрбиячеләр эшен еш кына тәнкыйтьләүләрен ишетергә туры килә. Кагыйдә буларак, балалар бакчаларын комплектлау проблемасына сылтыйлар. Элемтә министрлыгы белән берлектә, без электрон кертү системасын эшләдек. Ата-ана, бакчаны сайлаганда, баласының нинди телдә тәрбияләнергә теләвен күрсәтә", - ди министр.

"Быел без Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче 40 балалар бакчасы эшен өйрәндек. Аларның 24 ендә генә барлык педагогларның татарча белүе ачыкланган. Балалар бакчасында милли тәрбия алып, аннары туган телдә белем алуга күчеш сүлпән бара. Балаларның өчтән бере генә милли мәктәпләрдә укуын дәвам итә", - дип Энгель Фәттахов 4 балалар бакчасының милли учреждение статусыннан колак какканын әйтте. Министр быел мондый мониторингның барлык муниципаль берәмлекләрдә дә уздырылачагы турында кисәтте. "Сабый чак - тел өйрәнү өчен иң уңай вакыт, шунлыктан эшне оештыру күпкә җиңел, әти-әниләр арасында киеренкелек тумый. Балаларга туган телләрендә белем бирүне игътибар белән оештыруыгызны сорыйм", - ди министр. Ул дүртенче ел рәттән балалар бакчаларында татар телен өйрәтүдә яңа укыту-методик комплектлар кулланылуын әйтте.

Республикада татар балаларына туган телдә белем бирү күрсәткече уртача 54 процент тәшкил итә. Татарлар саны күп булуга карамастан, татар балаларына туган телдә белем бирү буенча начар эшләүче районнар түбәндәгеләр:

Кама Тамагы - халык санының 54 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 27 процент;

Буа - халык санының 66 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 30,6 процент;

Азнакай - халык санының 86 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 44,5 процент;

Биектау - халык санының 67 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 45 процент;

Кукмара - халык санының 79 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 47,1 процент;

Балык Бистәсе - халык санының 79 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 47,2 процент;

Арча - халык санының 93 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 47,9 процент;

Тукай районы - халык санының 71 проценты - татарлар, татар телендә тәрбия һәм укыту - 49,1 процент.

Шулай ук, утырышта катнашучылар игътибарына Казанда татар телендә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлы эшләүче балалар бакчалары тәкъдим ителде.
Совет районы - 415, 330, 67, 166, 162, 100 нче бакчалар;
Вахитов районы - 24, 273;
Идел буе районы - 307, 369, 23, 163;
Мәскәү районы - 126;
Авиатөзелеш районы - 366;
Киров районы - 417;
Яңа Савин районы - 405 нче балалар бакчалары.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/16/146493/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев