Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Күлле Кимедә бушлай концерт куйды

Күлле Киме мәдәният йорты бу көнне көндездән үк шау-гөр килеп торды. Ике автобуска төялеп килеп төшкән Казан кунакларын район мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз белән каршы алды. Президентыбыз кабул иткән " Авыл клублары" махсус программасы нигезендә төзелгән Күлле Киме мәдәният йорты ачылганга әле бик озак вакыт үтмәде. Шуңа да карамастан концерт -...

Күлле Киме мәдәният йорты бу көнне көндездән үк шау-гөр килеп торды. Ике автобуска төялеп килеп төшкән Казан кунакларын район мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз белән каршы алды.

Президентыбыз кабул иткән " Авыл клублары" махсус программасы нигезендә төзелгән Күлле Киме мәдәният йорты ачылганга әле бик озак вакыт үтмәде. Шуңа да карамастан концерт - театрлар еш булып тора. Ә менә бу юлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары бирегә зур концерт белән кайтты. Әлеге бушлай куелган концерт та шул программаның бер өлеше булып тора. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, якташыбыз Айрат Хәмитов һәм аның җәмәгате Ләйсән ханым исә бөтен Әтнә халкының горурлыгы. Тик тора белмәгән бию остасы концертка хәтле Киме мәктәбе укучыларына мастер класс үткәрергә дә өлгерде. Метрның дәрес бирү алымын, ул өйрәткән хәрәкәтләрне бу балалар киләчәктә зур горурлык белән искә алыр дип уйлыйм. Концертка килгәндә исә, ансамбль бу көнне авыл халкына искиткеч матур җыр һәм бию бәйрәме бүләк итте. Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре югары осталыкта башкарылды. "Чабата", Сигезле", "Бишле", "Парлы бию " дисеңме... Җырлары сабый чактан ишетеп үскәнгә таныш булса, биюләрнең төрлелегенә исем китеп утырдым. Әле бит һәр хәрәкәте кабатланмас. Ул милли киемнәрнең купшылыгы, зәвыгы... Татар кызларына гына хас милли нәзәкәтлелек, егетләрнең горур зыялылыгы... Тере оркестр... Чын мәгънәсендә халкыбызның гасырлардан килгән кабатланмас асыл җәүһәрләрен тамашачы хозурына иңдергән тамаша булды бу. Халык та моны аңлап һәм зур рәхмәт хисләре белән кабул итте. Сәхнә буйлап ярым шәрә йөгереп йөргән "йолдызлар" дан тую галәмәтеме бу, әллә инде чынлап та үс асылыбызга кайта башладыкмы - концерттан алган тәэсирләр бары уңай гына булды. Район советы җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов сүзләре белән әйткәндә, " гади концерт кына түгел бу, чын мәгънәсендә татар рухы бәйрәме - тамаша, һәм аны караганда залдагы һәркем үз милләте өчен, татар булганы өчен горурланып утырды" , дисәң дә була. Мәкаләнең тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев